Яшел Үзән

Авыл кешесе булсам да, аңлыйм азрак

Күптән түгел «Яшел Үзән»нең «Атна вакыйгалары» кушымтасында Лилия Гаделшинаның «Тагын референдум: 20 ноябрьдә» дип аталган язмасы басылып чыкты.

Анда быел Татарстан муниципаль берәмлекләрдә үзара салым җыю буенча тагын референдумнар уздырылачак, диелгән.
Аны бөтен республика күләмендә бер көндә - 20 ноябрьдә оештырырга ниятлиләр икән. Шушы язмада референдумның нигә кирәк икәнлеге бик җентекләп, аңлатып язылган, кирәк кеше бу газетаны табып, кабат укый ала.
Ә бу язма бераз башкарак темага - шул ук нәрсә турында булса да.
Соңгы вакытларда, газетаның «Күңелемдәгесен әйтәм» дип аталган рубрика астында авыл җирлекләренең халык­тан күп нәрсәләр өчен акча җыюдан зарланулары күренә башлады. Бу, чыннан да, буш сүзләр генә түгел, азмы-күпме дөреслеккә туры килә. Хәзер бит үзсалым дигән нәрсә бар. Менә шул салымның күләмен халык үзе җыеннарда билгели. Нинди эшләр эшләнәсенә карап, аның суммасы да шуңа яраклы рәвештә билгеләнә. Менә шуңа күрә җитәкчеләр халык арасында актив аңлату эшләре алып барырга тиеш дип уйлыйм, депутатлыкка сайланырга җыенгандагы кебек. Чөнки бөтен кеше төрле сәбәпләр аркасында хәзер дә аңлап бетерә алмый бу эшнең мөһимлеген. Әгәр бу эш элеккеге вакыттагы кебек кенә салым җыю булса, шаккатырлык нәрсә булмас иде монда. Моның иң мөһим сере - халык кабул иткән суммага дәүләтнең тагын 4 өлеш акча өстәве, әйтик, бер кешегә 500 сум дип карар кабул ителсә, дәүләт кушкач бу сумма 2500 сум була, ун кешегә - 25000, йөз кешегә 2 500 000 сум. Кеше санына карап. Менә шул вакытта күбрәк җыеп калырга кирәк, моны халык үзе дә аңларга тиеш билгеле. Ә менә шуннан соң кешедән акча сорап йөрү инде, оятсызлыкка керә билгеле, дөрес язалар. Әле дә түзә адәм баласы. Себер байлары юк инде хәзер, күпме түзәргә була?!
Югары оешмаларда эшләүче җитәкчеләр миллиардлар белән урлый, телевизордан күрсәтеп торалар. «Фәлән губернаторны тотканнар: акча урлаган». Һәм шуның белән бетте. Нигә ул акчаларны кире кайтарып, хәйрия фондларына, авыру балаларга операцияләр ясарга тотмыйлар икән. Бәяләр айлап түгел, көнләп үсә. Халык түли алмый ул бәяләрне, шуңа Яшел Үзән районы һәм башкалары да миллионлаган бурычка баткан. Энергия ресурсларына бәя арттыруны кайчан туктаталар? Хәзер билгеле бер зур вакыйгалар көтелә. Аның алдыннан, әлбәттә инде, алтын таулары вәгъдә итәләр. Ә кәнәфигә менеп утыргач, биш елга барысы да онытыла. Пенсия яшен арттыру да бернинди файда бирмәячәк. Аның бер генә файдасы бар. Ул яшькә кадәр кеше үлеп бетәчәк. Димәк, пенсияне дә түләргә кирәкмәячәк. Моны мин, авылның гади бер кешесе генә түгел, бу өлкәдә нык хәбәрдар булган белгечләр дә әйтә.
Фәндияр Гыйльманов,
Югары Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: