Яшел Үзән

Авыл хуҗалыгы ул — бизнес. Аны үстерергә кирәк

Авыл кешесе дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Һәм тырыш кеше ул ярдәмне ала.

Хуҗалык итүнең кече формалары халыкны - азык-төлек, авылда эш белән тәэмин итүгә саллы өлеш кертә, авыл территориясен үстерү өчен стимул бирә.
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә хәзер мини-фермаларга субсидияләр бирү каралган.
2016 елда районда мини-фермалар төзү программасында 3 шәхси хуҗалык катнаш­ты һәм алар гомуми суммасы 589,072 мең сум булган субсидия алды, болар - Әнәс Шәрифҗанов (Олы Яке), Раил Гайнуллин, Фәрит Мостафин (Олы Яке). Болардан кала әлеге программада катнашу өчен Мамадыш-Әкилдә яшәүче Р.Мостафин һәм Күгәйдән Р.Сафин документлары әзерләнә. Шулай ук чебиләр (күркә, үрдәк һәм бройлер чебиләре) сатып алганда чыгымнарның бер өлешен каплау өчен дә 5 хуҗалык хуҗасы 15420 сум субсидия алды.
Шундый мөмкинлекләр булса да, район хуҗалыкларында узган ел белән чагыштырганда 71 сыерның кимүенә юл куелган (Күгештә - 17, Мулла Илендә - 14, Бишнәдә - 16, Акъегеттә - 14). Олы Карагуҗада рекорд куйганнар, бер ел эчендә 24 сыер юкка чыккан. Бу уңайдан караганда Мамадыш-Әкил, Түбән Урысбага, Карамалы Тау, Осиновода барысы да тәртиптә.
Районда 25 крестьян-фермерлык хуҗалыгы теркәлгән. 2016 елның 1 сентябрендә 25941 мең сумлык продукция җитештерелгән. Узган ел белән чагыштыр­ганда 3946 мең сумга күбрәк.
Крестьян-фермер ху­­җалыгы гаилә фермаларын техник һәм технологик яктан модернизацияләү кысаларында алган техникага чыгымнары субсидияләштерелә - НДСны исәпкә алмыйча, шушы сумманың 40 проценты кадәр. Быел бу программага Дания Җиһаншина, Г.Сабирҗанова, Илдар Ситдыйков, Булат Җиһаншин кереп, шактый зур суммаларга субсидия алды.
Авылда үз бизнесыңны булдыруга авыл башлыклары да ярдәм итә. Олы Яке авыл җирлеген бу яктан гел үрнәк итеп китерергә була. Биш ел эчендә биредә 19 крестьян­-фермер хуҗалыгы барлыкка килде. Элек биредә яшелчәчелек белән генә шөгыльләнгән булсалар, хәзер терлекчелеккә өстенлек бирүчеләр дә бар. (Роберт Шәрифҗановның - 29 баш эре мөгезле терлек, шуларның 11е - сыер), Фәнил Фәйзуллин да калышмый - 7 баш мөгезле терлек асырый. Ә иң алга киткән хуҗалык биредә, әлбәттә, Рәис Шәрифҗановныкы. Ул «Эксибишн» суганын үстерү белән шөгыльләнә. Беренче ел нибары 15 сотыйдан башлаган, быел 70 сотый җирдә эш алып барган булса, киләсе елга 1,5 га җирдә суган үстерергә уйлый, суганга сорау бик зур икән. Шулай ук кәбестә, чөгендер дә үстерә һәм аларны «Васильевский», «Сосновый Бор» шифаханәләренә тапшыра. Быелның 1 сентябренә әлеге КФХның табышы 1870 мең сум, дип белдерә район авыл хуҗалыгы идарәсе.
- Әлбәттә, авыл тормышы бервакытта да җиңел булмады. Хакимият тарафыннан ярдәм булган очракта, авыл кешесе хуҗалыгында тагын да яхшырак эшли һәм бизнесының киләчәге барлыгын күрә. Шуңа күрә, әйдәгез, бу мәсьәләне тагын да яхшырак, тирәнрәк өйрәник һәм шәхси хуҗалыкларны тагын да үстерү өчен, таләп ителгән чараларны күрик, - диде җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин.
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: