Яшел Үзән

Автомобильдә баланы чын креслода йөртергә кирәк

Хәзерге вакытта ЮХИДИ инспекторлары автомобильләрдә балаларның махсус креслоларда йөртелүенә нык игътибар бирә. Әмма креслоларның да төрлесе була.

- Балаларны автомобиль салонында йөртүгә каты санкцияләр кертелү сәбәпле, автомобиль хуҗалары бала креслоларына алмашка төрле адаптерларны да актив куллана башлады, - дип аңлата бу уңайдан ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Әмма «ФЭСТ» адаптеры баланың автомобильдә имин йөртелүенә гарантия бирә алмый. Аны берничә мисал белән дә исбатларга була. 2012 елдан 2015 елның шушы чорына кадәр адаптер кулланып иминлек каешына беркетелгән авариягә эләккән 39 баланың 5сенең гомере өзелде. 2015 елның 20 апрелендә Казан - Ульяновск юлында «Ниссан» автомобилен йөртүче машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, «ГАЗ» автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә анда адаптер ярдәмендә иминлек каешы белән эләктерелгән җиде яшьлек кыз алган җәрәхәтләреннән шул урында ук җан-тәслим кыла. «ФЭСТ» предприятиесе» ЧҖЧ үзләрендә җитештерелгән адаптерлар стандартларга туры килә дип исбатласа да, ул дөреслеккә туры килми. Кайбер Европа илләрендә андый типтагы адаптерлар куллану тыелган. Бәйсез тикшерүләр дә «ФЭСТ» каешларының иминлек кагыйдәләренә туры килмәвен ачыклый. Шуңа күрә дәүләт автоинспекциясе автомобиль йөртүчеләргә андый җайланмаларны транспорт чарасының конструкциясе үзенчәлеген исәпкә алып, сатып алырга киңәш итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: