Яшел Үзән

Автомобиль тепловозга бәрелгән. Исән калучы бармы?

8 сентябрьдә Гәр – Яшел Үзән перегоны тимер юлында 31 яшьлек Шевроле Лачетти йөртүче Жуковский урамыннан Гайдар урамына барганда, светофор сигналына карамастан, шлагбаумсыз тимер юл переездына килеп керә һәм Йошкар-Оладан Юдинога баручы 50 вагонлы тепловозга килеп бәрелә.

Менә монысының, чыннан да, бәхете бар: рульдә утыручы да, пассажиры да исән кала. ДТП тепловозны 2 сәгать 20 минутка тоткарлый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: