Яшел Үзән

Автобус йөртүче исерек булып чыккан

Полиция хезмәткәрләре Казаннан чыгып барган рейс автобусының исерек йөртүчесен тоткарлаган, дип хәбәр итә РТ Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. 2 гыйнварда автобус Казан - Кайбыч маршруты белән юл алган. Салонда - 17 пассажир. Татарстан башкаласыннан чыгып барганда автобусны ДПС хезмәткәрләре туктата. Тикшереп карасалар, автобус йөртүче исерек булып чыга. Автобусны махсус...

Полиция хезмәткәрләре Казаннан чыгып барган рейс автобусының исерек йөртүчесен тоткарлаган, дип хәбәр итә РТ Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

2 гыйнварда автобус Казан - Кайбыч маршруты белән юл алган. Салонда - 17 пассажир. Татарстан башкаласыннан чыгып барганда автобусны ДПС хезмәткәрләре туктата. Тикшереп карасалар, автобус йөртүче исерек булып чыга. Автобусны махсус стоянкага куйдыралар. ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык пассажирларны да шул юнәлешкә баручы транспортка утыртып җибәрә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: