Яшел Үзән

Һава торышы үзгәрергә мөмкин

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген көн дәвамында, төнлә һәм 30 июнь иртәсендә һава торышының кинәт үзгәрү ихтималы буулы турында кисәтү таратты.

Татарстанда яшен, урыны белән көчле яңгыр һәм боз яварга мөмкин. Моннан тыш, көньяк-көнчыгыш тарафтан тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитеп, җилнең көчәюе дә көтелә. Һава торышының шул рәвешле үзгәрүе Казанда да күзәтеләчәк.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: