Яшел Үзән

Һава торышы: яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген - 19 майга, республика буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 15 метр тизлектә җил, яңгыр булачагын җиткерде.

Төнлә Татарстанда 4-9 градускына җылы иде. Көндез дә әллә ни җылытмый - 10-15 градус кына булачак. Татарстанның төньяк районнарында җылырак булачак, ә көньякта иң салкыны.

Бүген, 19 майда, Казанда да алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, яңгыр яву ихтималы зур. Һава температурасы көндез 11-13 градус җылы булачак.

20 майга каршы төндә Татарстанда әле яңгырлар явачак. Һава температурасы 4 градус кына җылы.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: