Яшел Үзән

Һава торышы сөендерерлек түгел

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 февральдә, кар, юеш кар, карлы яңгыр явачак. Шул сәбәпле юлларда көчле бозлавык хасил була.

Республикада уртача һава температурасы төнлә - 0-4 градус салкын булса, көндез 0-2 градуска кадәр җылыта.

5 февральгә каршы төндә күпчелек районнарда юеш кар ява. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Һава температурасы 2-7 градус салкын булачак.

Чыганак - интертат.ру.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: