Яшел Үзән

Атна азагына 20 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 13 апрельдә, көндезге һава температурасы көньяк районнарда 17 градуска кадәр күтәреләчәк.

Көндез явым-төшем көтелми, көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк. Уртача һава температурасы 9-14 градус чамасы булачак.

Синоптиклар алдагы көннәргә һава температурасының сизелерлек күтәрелүен фаразлый. Иртәгә, 14 апрельдә - 13-18, ә 15 апрельдә, җомгада - 15-20 градус җылы булачак. Бераз яңгыр да явачак, диелә.


Шунысы да игътибарга лаек: төнге температура уртача 7-10 градус җылы булачак.

Чыганак Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: