Яшел Үзән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1304 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 876сы – шәһәрдән, 428се – районнан. 438 кешене дәваханәгә алып киткәннәр. 149ы – районнан, 289ы – шәһәрдән.

Осиновода кызы кыйнаган 58 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.
Яшел Үзәннең Хәсәнов урамында да 56 яшьлек исерек хатынны кызы кыйнаган. Баш мие җәрәхәтләнгән, селкенгән, борын сөяге сынган зыян күрүчене медиклар дәваханәгә алып киткән.
Королев урамында туганнары кыйнаган 43 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: