Яшел Үзән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1061 чакыру кабул иткән

Шуларның 686сы – шәһәрдән, 375е – районнан. 372 авыруны дәваханәгә салганнар: 290ы – шәһәрдән, 82се – районнан.

Васильевода бергә яшәгән ир кеше кыйнап,49 яшьлек хатын-кызның кабыргалары сынган. Зыян күрүче дәваханәдә ятудан баш тарткан.

58 яшьлек хатын-кызга кияү тиешле кеше битенә һәм башына суккан. Баш мие селкенгән зыян күрүчене травматология бүлгенә салганнар.

Билгесез кешеләр кыйнаган, пычак кадаган очрак лар узган атнада бигрәк күп. Ничек куллары күтәрелә икән?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: