Реклама
Намаз – ул Аллаһ Тәгаләгә җан һәм тән белән гыйбадәт кылу.
Һәр мөселманга көненә биш тапкыр намаз уку тиешле: иртәнге намаз, өйлә, икенде, ахшам, ястү.
Намаз укыган кешенең җаны гөнаһлардан чистара, тәне – төрле авырулардан. Намаз – ул Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте, бик зур бүләге. Намаз уку кешегә рәхәтлек хисе, тынычлык китерә. Намаз уку һәм аны вакытында башкару һич кенә дә авыр түгел, киресенчә, Аллаһ Тәгалә кешегә җиңеләйтә.