Яшел Үзән

Һаман «говорите по-русски» диләр

Туган телем! Әллә матур тел булганга көнләшәләрме синнән?! Әллә туган телемдә сөйләшкән, белем алган, туган телемдә дөнья күләмендә тарихи мәдәнияткә ия булган әсәрләр иҗат иткән, батырлыкка гына өндәп түгел, ә батырлар булганга көнләшәләрме синнән? Газиз татар телемне ничә гасырлар буена кимсеткәннәр, кысрыклаганнар, чикләгәннәр, бүген дә моны тоябыз.

Эт оясында көчле диләр. Без Татарстанның төп халкы булсак та, шул «эттән» дә көчсезрәк булып чыктык бит.
Төп законыбыз – конс­титуциябездә тел турында язылган хокукларны үти алмавыбызга бүген бөтен җәмәгатьчелек аптырашта.  Тел мәсьәләсе – бүген тынып калмый, көчәя генә. Кая гына барсак та, шул хакта сөйлиләр. Олысы-кечесе тел турында уйлана. Президентыбыз да, мәгариф һәм фән министры да татар теле дәресләре сакланачак дип ышандыра. Бер татар теле укытучысы да эшсез калмаячак дип әйтсәләр дә, дәресләр саны азаю нәтиҗәсендә эшләреннән киткән, яки башка эшкә күчкән дигән  сүзләр йөри.
Әлбәттә, һәр укытучының эшлисе генә түгел, ә яшисе дә, гаилә алып барасы, балалар үстерәсе дә бар. Бүгенге көндә дәресләр саны (ставка) 18 сәгать белән иркен яшәп булмаганы һәркемгә ачык. Бәлки укытучыларның кайберләре зур хезмәт хакы булган урынга күчәләрдер. Ә менә пенсия яшенә җиткән укытучыларга эштән китүе авыр. Бөтен гомерен шул эшкә – туган тел хакына багышлаган укытучылар өчен бу авыр, бик авыр. Алар хезмәтен олылау кимемәсен иде.
Тел сагында торучыларыбыз татар теленең югаласыннан курка. Тел тиз генә югалмас инде ул, ә менә сөйләшүчеләре кимү сагайта, анысы күз алдында.  Инде бер буын атнасына 5 сәгать татар теле «укып» чыкты. Бүген безнең тормышыбыз­да шул буын яшьләре безгә хезмәт күрсәтә. Шәһәр яшьләре турында әйтүем.  Татар авылыннан килүчеләр  генә татар телендә җавап бирә безгә, ә шәһәр мәктәбен тәмамлаучыларның күбесе 10-11 ел татар теле укыган булсалар да, һаман «говорите по-русски» диләр.
Банкка керсәк тә, почтага, кибеткә, больницага барсак та – татарча мөрәҗәгать иткәндә шул ук «говорите по-русски»ны ишетәбез. Мин «бәйләнчек» инде, сез дәүләт учреждениесендә эшләүче буларак ике телне дә белергә тиеш дигәч, нигә безгә татар теле? – диләр.
Мин моны чит респуб­ликада да, чит илдә дә ишетмим. Үз туган җиремдә, үз районым үзәгендә. Татарстанда туып-үсеп, бертугандай ничә милләт бергә дус, тату яшәгән, эшләгән, дөнья көткән. Бүгенге кебек каршылык тудыруга зур итеп, проблемага әйләндерүгә шаккатырлык.
Шагыйрь язган бит «Елан йокласа да, дошман йокламый» – дип. Дошманлык тудыруга сәбәпчеләр булуына, астыртын гына эш йөртүчеләргә ышанасы да килми. Тел белүнең бары файдага гына, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә, дуслыкны ныгытырга булышуына инанучы, татарлар гына түгел, күпмилләтле Татарстаныбыз халкы да икәненә ышанабыз.  Бәлки бу чор тарихта татар телебезнең тагын да күтәрелеш чоры булыр. Гамьсезләрнең гамен уятыр, телебезнең киңрәк таралуына сәбәпче булыр.

Рәйханә Зәйнуллина.     
Бакырчы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: