Яшел Үзән

«Алтын» кагыйдә: никадәр иртәрәк, шуның кадәр яхшырак

29 октябрь бөтен дөньяда инсультка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Табиблар «инсульт» дип аталган куркыныч диагнозны елдан-ел күбрәк куя. Узган елда безнең шәһәр һәм районда медиклар 920 кешене шушы авырудан коткарган. 2017 елның тугыз аенда – 843. Белгечләр кан тамырлары катастрофасын юкка чыгарып та, кисәтеп тә була дип раслый. Шушы авыруга кагылышлы сорауларны без табиб-нев­ролог, Яшел Үзән кан тамырлары авырулары үзәге мөдире Элеонора Фроловага бирдек.

– Элеонора Владимировна, табиб­лар «дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк» дип әйтергә ярата…
– Бу иң беренче чиратта инсультка  – баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуына, баш мие тамырларының тыгылуына яисә шартлавына кагыла. Начар гадәтләрдән баш тартсаң, сәламәт яшәү рәвеше алып барсаң, аннан да яхшысы юк!
– Инсультны кисәтү өчен аерым алганда нәрсә эшләргә кирәк?
– Инсульт профилактикасы берничә шартка нигезләнә. Туклану: майлы, кыздырылган, тозлы ризык искәрмә булып тора, артыгын ашарга ярамый. Әлбәттә, рационда витаминнар булырга тиеш. Гомуми сәламәтләндерү чараларын күрү, ял һәм эш режимын саклау шулай ук бик мөһим. Кешегә кандагы глюкозаны, гәүдә авырлыгын һәм кан басымын тикшереп торырга һәм нормада тотарга кирәк.
– Инсульт белән авыручылар саны хәзер артамы? 
– Хәзер кеше гомеренең озынаюын исәпкә алганда һәм диагностиканың  әйбәтләнүенә карап арта дип әйтеп була. Яшел Үзәндә 30 койкага исәп­ләнгән  кан тамырлары авырулары үзәге ачылгач (7 ел элек федераль программа буенча) авыручыларга диагноз заманча аппаратлар ярдәмендә 100 процент дәрәҗәсендә куела. Бу елның октябренә кадәр без Югары Ослан районыннан китерелгән авыруларга хезмәт күрсәтсәк, октябрьдән аларны Казанга куштылар. Үзәк ачылганчы инсульттан үлем-китемнәр 50 процент дәрәҗәсендә иде, ә хәзер ул – 12-13 процент. Медицина теле белән әйткәндә, бу – бик әйбәт күрсәткеч. Үзәк стандарт аппаратуралар белән җиһазландырылган һәм дәвалау процессы да стандарт алып барыла. Ягъни без авыруларны берничә этапта дәвалап, аларны үз-үзләренә хезмәт күрсәтерлек хәлгә китерүне максат итеп куябыз. 
– Инсульт белән авыручылар бүлеге иң авыр бүлекләрнең берсе булып санала. Белгечләр белән тәэмин ителеш ни дәрәҗәдә? 
– Бүлек бик катлаулы, мин үзем монда үзәк ачылганнан бирле эшләүче бердәнбер невролог. Китүчеләр дә күп, килүчеләр дә. Бу күренеш бездә генә түгел, бөтен кан тамырлары авырулары үзәкләрендә дә күзәтелә. Менә күптән түгел тагын ике яшь белгеч эшкә килде. Аларга ышаныч зур.
– Начар гадәтләрдән баш тарту гына кешедә инсультны булдырмауга  гарантия бирә аламы?
– Сәламәт яшәү рәвеше тулы гарантия бирмәсә дә, баш миендәге кан әйләнешендә катастрофа чыгуны күпкә киметергә мөмкин. Ә менә риск факторлары бар: кешенең яше, элек кичергән инсульт, нәселдәнлек. Риск факторларына шулай ук кан басымының күтәрелүе, аритмия, «зыянлы» холестерин дәрәҗәсенең артуы, тәмәке тарту, диабет авыруы керә. Инсультның беренче билгеләрен һәм беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен белергә кирәк. Әгәр дә инсульт булса, ашыгыч ярдәм хезмәтен тиз арада чакыртырга, кан басымын үлчәргә. Медикаментлар белән сак булырга кирәк: кан басымын кинәт төшерү баш мие ишемиясен көчәйтергә мөмкин.
Профессиональ медицина ярдәме беренче өч сәгать эчендә күрсәтелергә тиеш. «Алтын» кагыйдә: никадәр иртәрәк, шуның кадәр яхшырак.

 

 

Әлфия ЗЫЯКАЕВА, Вера Никифорова фотосы.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: