Яшел Үзән

Алтын пилюля яки дарулар ник кыйммәтләнә

Республика фармацевтик базарының эш йомгаклары киңәшмәсендә ТР даруларга бәяләрнең соңгы айларда 8% үсүен таныдылар. Татарстанлыларны даруханәләргә йөрүнең бик нык кесәгә сугуы борчый. Иң кирәкле препаратларга да бәяләр кинәт кенә югары сикергән.

Бу хәлгә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, ТР фармация һәм медицина техникалары буенча идарә начальнигы Фәридә Яркәева ачыклык кертте, дип яза «Аргументы и факты» газетасы. Чит илләрдән кертелгән һәм яшәү өчен мөһим булган дарулар исемлегенә кермәгән препаратларның бәяләре, чынлап та, арткан. Тик өметсезләнергә кирәк түгел: 1 марттан РФ хөкүмәте һәр даруханәдә булырга тиеш яшәү өчен мөһим даруларның киңәйтелгән исемлеген раслады. Бу препаратларның хаклары артуны дәүләт тәртиптә тота. Әлеге исемлеккә 602 патентланган марка керә, һәм бу 15 мең тирәсе сәүдә төре, дигән сүз.
Клиентлар бәяләрнең бер үк даруга төрле булуыннан зарлана. Мәсәлән, ул бер даруханәдә 13,10 сум торса, икенчесендә 52,42 сум - 4 тапкыр кыйм­мәтрәк. Аптека хезмәткәрләре, хакларны дару җитештерүчеләр билгели, дип ышандыралар. Складларында зур запас яки алыначак товар өчен акчаны алдан түләп куйган учреждениеләрдә препаратлар очсызрак. Даруларның бәяләре тагын артачакмы, дигән сорауга әлеге хезмәткәрләр җилкәләрен генә җыера. Шулай да бер нәрсәдә алар шикләнмиләр: яшәү өчен мөһим медикаментларның хаклары арзанрак калачак. Башка препаратлар өчен алар җавап тота алмый, чөнки ул бәяләр базар кануннары буенча үзгәрә.
Ничек экономияләргә кирәклеген фармацевтлар һәм провизорлар үзләре өйрәтә: препаратны сатып алганчы аның аналоглары белән танышырга кирәк. Бәя һәм исемлек линейкасы бик киң. Даруның хакы арзан булу, ул начар сыйфатлы, дигән сүз түгел әле. Тагын бер вариант - охшаш тәэсирле медикаментлар сайлау. Моннан тыш, республикада 243 дәүләт даруханәсе эшли. Алар шулай ук коммерция кагыйдәләре буенча хезмәт итә, тик бу даруханәләрдә льготалы категория гражданнарын тәэмин итү буенча дәүләт йөкләмәсе бар.
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бездә әле төрле программаларга караган 2,5 - 4 айга җитәрлек препаратлар запасы бар икән. Шулай да дефицит булмас дип, тәгаенләп булмый. Әгәр үзкыйммәте күпкә артса, сатып алу кимиячәк. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «Таттехмедфарм» дәүләт унитар предприятиесе яңа тәэмин итүгә торглар уздырган. Шуңа күрә, чиновниклар борчылырга урын юк, дип ышандыра: медикаментлар запасы җитәрлек. Рес­публикабыз халкына аларның сүзенә ышанырга гына кала.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: