Яшел Үзән

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп

Һәрбер пар үзенә, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәрлек, тыныч һәм тигез картлык тели. Кемнәрнеңдер теләкләре, Аллаһыбызның «Амин» дигән вакытына туры килеп, кабул да була. Андыйларга мондый бәхет, кылган күп яхшы гамәлләре яки кичергән күп михнәтләре өчен биреләдер, мөгаен. Кем нинди язмышка лаек дип табыла инде.

Татар Танае авылында гомерләре буе кеше сокланырлык итеп яши белгән Рәминә апа белән Фәрит абый Гаптрәхимовларга менә шундый матур картлык насыйп булган. Алар 21 гыйнварда Бриллиант туйларын билгелиләр, гаилә корганнарына 60 ел кай арада узып киткән, диген?! Ә бит әле 23 яшьлек егет кайчан гына сигез-тугыз кыз арасыннан үзенең бер кашык су белән йотарлык чибәр Рәминәсенә күз салган...
Мамадыш-Әкилдә туып үскән уңган-булган Рәминә апа 16 яшеннән фермада сыер савучы булып эшли башлый. Япь-яшь булуына карамастан, алдынгы һәм тырыш хезмәте өчен аны, хәтта, Мәскәүгә дә җибәрәләр. Көннәрдән бер көнне, Фәрит абыйны әтисе, ул вакытларда Мамадыш-Әкилдә була торган базарга алып бара, шунда кызлар да күзләрсең, ди. Менә шул көнне бер күрүдә үк «минеке» дигән карар кабул итә дә инде егет. Артык озакка сузмый гына, өйләнешәләр дә. Бу – 1960 елның 21 гыйнвары була. Менә шул көннән мәшәкатьләр белән шыгрым тулы авыр тормыш арбасын бергәләшеп тарта алар. Дүрт ел каената-каенана янында яшәгәннән соң, төп йортны Фәрит абыйның энекәшенә калдырып, үз көчләре, үз куллары белән бөртекләп, колхоз эшеннән бушаган вакытларында төзеп өлгерткән йортларына башка чыгалар. Ул заманнарда өй салуның ни икәнен, җилкәсе аша уздырган кеше генә беләдер. Шулай итеп, балаларына ризык салып ашатырга савытлары да, кашыклары да булмаган яшь гаилә, шып-шыр, әмма үзләренеке булган нигездә мөстәкыйль тормыш башлый. Үзе дә әче тол хатын тормышы алып барган әнисе биргән әзме-күпме акчага, көнкүрештә иң кирәкле әйберләрне генә сатып ала Рәминә апа. Ул чакларны искә алып сөйләгәндә аның күзләре яшьләнә, шул вакытта җәфа чигүләре бүген дә йөрәген әрнетә, күрәсең. Ә хәзерге тормышлары шөкер итәрлек! Тырыш һәм уңганнарга бирә бит ул. Әйе, әгәр дә үзең булдырып яшәсәң... Фәрит абый ышанычлы гаилә башлыгы, үрнәк әти, кулыннан килмәгән эше юк. Җитешлек булсын, дип, көне-төне хезмәт иткән: көндез комбайнда кырлар иңләсә, төнлә тракторга утырган. Пилорамда эшләргә дә, тегермәнче, тимерче булырга да өлгергән.
– Шөкер, дип әйтерлек гомер иттек, эштән куркып тормадык, – ди гаилә башлыгы. – Берсеннән кайта идем, икенчесенә чыгып китә идем, ял да кирәкмәгән, булдырабыз, дип тырышылган. Тәмәке тартмадым, аракы эчмәдем. Ул заманнарда авыл җирендә бик сирәк кешедә генә булган машинасына кадәр алдык. Үкенеп, эх, дип әйтерлегем юк, язмышымнан канәгатьмен. Хатынымнан бик уңдым, яратышып, аңлашып яшәдек һәм яшибез. 
Тулырак газетабыздан укый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: