Яшел Үзән

Алмаз бәете

Алмаз бәете. Бисмилла дип башладым Шушы бәетнең башларын.

31 яшь тулгач,

Гүргә керде башларың.

Мин бу бәетне язам

Бар дусларың исеменнән!

Догамның һәр укыганын

Телимен чын күңелдән .

Кайгы, дигән ачы хәсрәт,

Йөрми агач башыннан.

Башкайларга төшкән хәсрәт

Йөри адәм башыннан.

Озын буең, матур кара чәчең,

Сызылып киткән кара кашларың!

Тора синең зират уртасында!

"АЛМАЗ", диеп язылган ташларың.

Ниләр төште башларыма,

Үзем дә аңламыйм

Якты булган дөньяларны,

Хәзер инде күрә алмыйм.

Әллә нишләп соңгы ара

Фикерләрем чуалды,

Сагышларым баса-баса,

Уйкайларым буталды.

Нәрәэ эшләп йөргәнемне!

Әллә аңлыйм, әллә - юк.

Аңласам да, соң бит инде

Бу дөньяда мин бит инде юк.

Ашауларым аш булмады

Никтер соңгы арада

Ничек болай ялгыштым дип,

Калды бары уйларга.

Әни, апам! Улыгызны

Зинһар гафу итегез!

Мин бит инде бик ерак,

Күз яшегез сөртегез.

Әни, жаным, авырлыклар

Болай да бик күп син күрдең.

Башларыңа хәсрәт өстәп,

Менә хәзер мин киттем.

Апам! Син кичерә алсаң,

Зинһар, мине гафу ит,

Карап торган зур терәгең

Булып тора идем бит.

Апам, җизни, ярдәмегез

Әниебезгэ бик тә кирәк.

Хэзер инде сез аңа

Зур терәк!

Дусларым, туганнарым,

Сүзләремне тыңлагыз!

Мондый ялгыш адымны

Җиңәргә тырышыгыз.

Үкенечле зур фаҗига

Тигермәнә булгандыр!

Шулай итеп китәргә

Тәкъдирләргә язгандыр!

Зиратларда сайрап торган,

Мин яраткан кош булырмын

Өстәлләргә аш куйганда

Минем урыным буш булыр.

«Алмаз»! дигән исемне

Дусларым, онытмагыз !

Ин зур үтенечем сезгә:

Сез болай ялгышмагыз!

Алеся Ниязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: