Яшел Үзән

Алманы кышка ничек сакларга?

Минераль ашламаны артыгыннан күп кертү уңышның сакланышына зыян китерә. Әгәр азот күбрәк булса, алма тиз чери, ә кальций исә, киресенчә, җиләк-җимешне озак сакларга булыша. Фосфор җитмәгәндә, алмалар түбән температурада күгәрәчәк.

Төп ашламаларга кытлык булмасын өчен, көздән үк җиләк-җимешне ашларга кирәк. Һәр квадрат метрга 55-65 грамм нитроаммос кертелә. Әгәр туфракта азот җитешми икән, язын һәр квадрат метрга 15-20 грамм карбомид өстиләр. Ә кальций запасы известьләү юлы белән арта. Туфракта калий һәм магний җитәрлек күләмдә булганда гына үсемлек калийны тиешенчә үзләштерә. 
Әгәр алмада кальций җитми икән, алмагачка кальций тозлары сиптерәләр. Бу эшне, алманы җыюга ике-өч көн кала, башкарырга кирәк. Моның өчен бер чиләк суда 100 грамм препарат эретәләр. 
https://kiziltan.rbsmi.ru мәгьлүматлары буенча.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: