Яшел Үзән

Алма белән тончыккан сабый комага киткән

Табиблар аның гомере өчен көрәшә.

Чаллыда табиблар алма белән тончыккан бер яшьлек бала гомере өчен көрәшә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән.

Баланы баштан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП)китергәннәр, анда аңа ашыгыч рәвештә фибробронхоскопия ясалган. Йоткылыктан зур алма кисәге алынган.

Идарә вәкиле хәбәр итүенчә, алманы балага әбисе чистартып биргән, үзе янында утырган.

«Бала алма кисәгенә тончыккач әбисе ярдәм итәргә тырышкан, кулы белән алмакчы булган. Нәтиҗәсе булмагач, ашыгыч ярдәм чакырган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, табиблар аныКама балалар медицина үзәгенә озаткан», - диде Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле.

Бала анестезиология һәм реанимация бүлегенә госпитализацияләнгән. Ул гипоксия кичергәннән соң комада. Сабый табиблар күзәтүендә, тиешле диагностик чаралар күрелә.

Табиблар, әти-әниләрне балаларны ашатканда, бигрәк тә җиләк-җимеш белән, сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 5 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 19 апреля 2018 - 13:52
    Сабан туе көннәре билгеле булды
    Быел, халыкның иң яраткан һәм бүгенге көнгә килеп җиткән иң борынгы йола-бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй, Рамазан ае тәмамлангач булачак.
    683
    0
    2
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
Ночной режим