Яшел Үзән

Аллаһ Тәгалә бар икән, дидем

Бу хәл моннан бер биш еллар элек, Яшел Үзәннең «Идел» тернәкләндерү үзәгендә ял иткәндә булды. Бу үзәк белән янәшәдә генә Горький исемендәге заводның «Дельфин» шифаханәсе урнашкан. Килгәннең икенче көнендә, туктале, дельфин белән дә танышыйм әле, дип, киенеп чыгып киттем. Бу гыйнвар айлары иде. «Дельфин»ның капка төбенә килсәм, анда каравылда торучы...

- Бу нинди этләр, алар тимиләрме? Кушаматлары ничек? - дип сорадым.
- Болар - хуҗасыз этләр, без аларны ашатабыз, ә алар безгә сакларга булыша, бер ят кешене дә кертми, - ди. Кушаматларын да әйтте, берничә тапкыр эндәшеп тә карадым аларга. Ялганлыйсым килми, кызганычка, хәзер исемнәре онытылган. Аларның берсе - сары, берсе кара төстә иде. Ярар, шуннан соң күпмедер вакыт үткәч, төштән соң, һава сулыйм әле, дип, урамга, дөрес­рәге урманга чыгып киттем. Әкрен генә юл буйлап «Загородная» тукталышына җиткәнче, Горький исемендәге завод­ның, элеккеге пионерлар лагере территориясе яныннан урап кайтыйм, дип, шунда юнәлдем. Ә ул «Дельфин» белән янәшә урнашкан. Лагерь янына җиткәч, яхшы юл бетте, уңга таба, тимер койма буеннан бары тик сукмак кына китә. Ярар, шуннан урап кайтырмын «Идел»гә, дип, алга атладым. Күп тә китеп өлгермәдем, кар шыгырдаганны ишетепме, лагерь территориясеннән бик каты өреп, җиде-сигез эт тимер коймага таба чабып килә башладылар. Мин инде нишләргә дә белмичә, бетүем шушы икән, дип уйлап, бәлки, тимер коймадан чыга алмаслар, дип өметләнеп торганда...

Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: