Яшел Үзән

Александр Тыгин: «Авырлыклар безне ныгыта гына»

Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгинның район журналистлары белән традицион очрашуы елның иң истә калган вакыйгасы турында сорау белән башланып китте. Башлык өчен истә калган иң хәвефле вакыйга да, иң шатлыклы вакыйга да Яңа Тура белән бәйле. Беренчедән, проект спецификалы. Зур күләмдә инвес­тицияләр кертелгән эш берничә сәгать эчендә юкка...

Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгинның район журналистлары белән традицион очрашуы елның иң истә калган вакыйгасы турында сорау белән башланып китте.
Башлык өчен истә калган иң хәвефле вакыйга да, иң шатлыклы вакыйга да Яңа Тура белән бәйле. Беренчедән, проект спецификалы. Зур күләмдә инвес­тицияләр кертелгән эш берничә сәгать эчендә юкка чыкты. Кайбер кешеләр бар булган байлыгын югалтты бит. Хакимият башлыгы ике атна дәвамында биредән кайтып кермәде. Гади халык белән республика җитәкчелеге арасындагы бәйләнешне район башлыгы тәэмин итте дияргә була. Ә ел уңышына килгәндә, башлык аны да Яңа Тура белән бәйли. Проект, булган югалтуларга карамастан, эшли икән, димәк, бу, бер караганда, шулай ук уңыш.
Журналистларның 2013 елда шә­һәрдә яңа проблема тууы - автомобиль бөкеләре барлыкка килүен искәртүгә башлыкның әллә ни исе китмәде шикелле. Колумбия башкаласы Боготаның элеккеге мэры Пеньялосаның махсус системасының хәтта Казанда да эшләп китәсенә безнең мэр шик белдерә (моңа кадәр Транспорт министрлыгында уңышлы эшләвен искә алып китәргә кирәк, проблеманы төптән белә). Шәһәрдә автомашиналар күбәюдән килеп чыккан бәхәс, урын өчен талаш бары тик безнең халыкка культура җитмәүдән дип саный башлык. Чыннан да, әгәр син кибеттән костюм сатып аласың икән, син бит инде хөкүмәттән шкаф сорамыйсың! Машина сатып алганда да шулай, башта парковка турында кайгыртырга кирәк. Сингапурда нәкъ шулай икән.

Яшел Үзән - иң төзек шәһәр
Яшел Үзән шәһәре быел ТРның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы үткәргән «Татарстанның иң төзек шәһәре» бәйгесендә II урынны алды. Зур казаныш, сүз дә юк, ә I урынны алу өчен нәрсәләр эшләнә соң? Мондый бәйгеләрдә катнашу кирәк, әлбәттә. Премиясенә, мәсәлән, ә ул 800 мең сумга якын, ике балалар мәйданчыгы корырга була. Мәйданы яңа технология белән асфальтланган, тирә-юне яшелләндерелгән заманча балалар мәйданчыгы бер йорт ишегалдында да артык түгел. Гомумән, яшел үзәнлеләр гомер-гомергә төзекләндерү эшенә зур игътибар бирәләр һәм бу башлыкны сөендерә. «Халык контроле»нә язылган дәгъвалар да шуны раслый.
Киләсе елның иң авыр мәсьәләләрнең берсе хәрабә хәлендәге йортларны сүтү. Узган ел Мәскәүдән акча килгән, сүздән эшкә күчәр вакыт.
- Бу минем өчен авыр проблема булса да, кәефемне дә күтәрә,- ди Александр Тыгин. Чөнки халыкның яшәү сыйфаты яхшырачак, шәһәр йөзе дә уңай якка үзгәрәчәк дигән сүз. Кварталлары белән тулысынча (бары тик шулай гына, анда - бер йорт, монда бер йорт түгел!) сүтеләчәк йортлар урынына күпкатлы биек йортлар да төзергә планлаштырыла. Әмма, журналистлар фикеренчә, шәһәр артык биек булмаган йортларсыз калса, үз йөзен югалтыр кебек. Башлык та моның белән килешә. Әмма күпкатлы йортларсыз да булмый. Халык саны көннән-көн арта. Мәктәпләр әле бу проблема белән очрашмаган, чөнки ихтыяҗны канәгатьләндерәләр. Ә менә балалар бакчасы белән хәлләр әллә ни мактаныр­лык түгел. Шуңа күрә Осинода 260 урынлык тагын бер бакча салу ихтыяҗы бар һәм башлык аны быел өлгертәбез, диде.

Кече авылларга юллар кирәк
Авылларга юлның хәзер һава кебек кирәклеген аңлатып торасы юк. Башлыкның мөһимрәк урыннарга юл салынырга тиешле дигән фикерен аңларга була анысы. Шул ук вакытта ун яшьлек баласын аркасына күтәреп, саз ерып, мәктәпкә озаткан ананы да аңларга кирәк. Ул бала - авылның киләчәге. Башлык фикеренчә, авылларда утыз елга якын бу юнәлештә эш эшләнмәгән. Без моңа әзер булып чыкмадык, ди ул. Быел бу максатка 10 млн сум акча бүлеп бирелгән һәм авылларга юл салу программасы да дәвам итәчәк.

Алтынов урамы булачак
Россиядә Герой исеме иң лаеклыларга гына бирелә. Ә бездә Бөек Ватан сугышы Геройларының өчесенең исеме мәңгеләштерелмәгән. Николай Алтыновның барельефы хәтта Җиңү паркына да куелмаган. Бу ак тапны башлык бетерергә сүз бирде һәм быел 9 Май бәйрәмендә Алтыновның барельефы ачылачак. Ә менә урамнарга килгәндә. Герой исемен урамнарга куеп була, ә менә шул геройга лаеклы булып яшәү, менә бу - проблема. Урамнарга исем бирелгән очракта Рогачев урамы үрнәгендә эш алып барылырга тиеш. Ягъни аның һәйкәле яки бюсты куелып, төрле тәрбияви чаралар үткәрелгәндә генә бу үзен аклый.

Камера кую үзен акламый
Урамнар да төзекләндерелә, яңа скверлар да барлыкка килә, әмма вандализм актлары бетми. Бәлки, урамнарга күзәтү камералары куяргадыр? Башлыкның монда да үз фикере. Төзекләндерү мәсьәләсендә күзәтү белән генә чикләнмичә, битарафлыкны бетерергә кирәк. Бу бит безнеке, безнең акчага эшләнгән дигән фикер тәрбияләнсә, өлкәннәр битараф булмаса, шул җиткән. Гомумән алганда, шәһәрдә вандализм очраклары кими бара, шуңа күрә күзәтү камералары халык күп җыела торган чаралар үткәрелә торган урыннарга, трассада куелырга тиеш.

2015 елдан транспорт схемасы үзгәрәчәк
Моннан берничә ел элек аркылысын буйга җәяү йөреп чыга алырлык Яшел Үзәндә транспорт бөкеләре булачак дисәләр, кем ышанган булыр иде икән? Килде бит ул замана! Хәзер яңа транспорт маршрутлары таләп ителә. Быел үзгәрешләр булмаячак, дип белдерә башлык. Чөнки транспортчылар белән муниципаль контракт биш елга төзелгән һәм шуңа күрә транспорт системасын киләсе елдан гына үзгәртеп булачак. Шәһәр җитәкчелеге транспорт хәрәкәте системасына заказ биргән һәм ул инде әзер.

Гражданлык позициясе активлаша
Яшел Үзәндә гомер-гомергә актив халык яшәде һәм моны республиканың барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә раслар. Халык шәхсән үзенә кирәген генә түгел, гомуми мәсьәләләр буенча да хакимият белән актив эшли. Узган ел, мәсәлән, хакимиятнең «кайнар ли­ния»сенә генә дә 6769 тапкыр (2012 елда 5832) мөрәҗәгать иткән. Аралашуның яңа форматын - «Халык контроле»н үз иткән - 251 мөрәҗәгать.
Район һәм шәһәрдә хәлнең уңай якка үзгәрүен халыкның бу тормышта активлашуыннан башка күз алдына китереп булмый. Узган ел «Бергә эшлик» акциясе үзенең уңайлы нәтиҗәләрен күрсәтте - Колотов, Степная урамнары асфальт­ланды, агачлар утыртылды. Ветераннар советы күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын контрольгә алды (беренче этап - мәктәпләрдә ашату). Яшел үзәнлеләр, «Яшел патруль», «Яшь гвардия», халык дружинасына кереп, актив иҗтимагый эш алып бара.
Гөлсем Маликова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: