Яшел Үзән

Александр Тыгин: «Пенсиягә китәргә куркыныч түгел»

Район башлыгы Александр Тыгин шәһәр һәм районның төрле буын вәкилләре белән очрашып, аларның уй-фикерләрен тыңлап, аралашып тора. Шул исәптән яшьләр белән дә. Күптән түгел студентлар үз теләкләрен җиткерсә, бу юлы район башлыгы белән күзгә-күз карашып, якыннан күрешеп сөйләшү өчен шәһәрнең «Яшел патруль» һәм «Росток» яшьләр оешмалары әгъзалары, ягъни мәктәп укучылары җыелды.

Укучыларга карап-карап торам да, сокланып куям, ни дисәң дә хәзерге яшьләр чая, батыр, интеллектуаль яктан бер башка югары. Үз сорауларын әйтергә курыкмыйлар, кирәк икән дискуссиягә дә керәләр. Әйе, район башлыгы алдында үз сүзеңне исбатлап, дәлилләп күрсәтә белүне мин бер дә начар сыйфат дип әйтмәс идем. Александр Тыгин инде әңгәмә башында ук: «Пенсиягә китсәм дә, куркыныч түгел икән», – дип шаяртты.

Парк һәм скверлар аз?
– Киләчәктә шәһәрдә парк һәм скверлар төзеләчәкме?
– X-XI сыйныф укучылары арасында сораштыру уздырган идек. Һәм аларның күбесе шушы ук сорауны күтәргән. Гаҗәпләнәм, соңгы 4 елда без парк һәм скверлар төзү белән ныклап шөгыльләнәбез бит. Күл буенда өстән генә түгел, ә капиталь төзелеш алып бардык. Хәзер урман эчендәге сукмакларга да асфальт түшәлгән. Ике йорт арасындагы юлларга да брусчатка җәябез. Анда да йортта яшәүчеләр каршы чыга, аннары бу урында яшьләр кичен җыелып утыра дип. Ә инде бергәләп төрле тренинглар уздыру өчен музыка мәктәбе  янында мәйданчык барлыкка килде, аны ахырына кадәр эшләп бетерергә генә кирәк.

Татар теле язмышы
– Бүген күпләрне татар теленең язмышы борчый. Мин 9 ел татар телен үзләштердем, X сыйныфка җитеп, укымаскамы инде хәзер?! Бу  уңайдан  сезнең фикерне дә ишетәсе килә.
– Бу бик катлаулы сорау. Һәм монда дөрес бәяне укытучыдан кала бала да, әти-әни дә бирә алмый. Заманында сызым, астрономия дәресеннән дә баш тартып караганнар иде. Һәм бүген татар телен, соңрак башка фәнне үз теләге белән укытуга калдырсалар, анысыннан да баш тартачаклар. Тагын бер тел өйрәнү баш миен яхшы эшләтә һәм киләчәктә сайлаган һөнәрегез буенча да кирәк булырга бик мөмкин.

Яшел Үзән серләре
– Башка шәһәрләрдән килгән дуслар­га Яшел Үзәнне күрсәтү һәм өйрәнү, шулай ук компьютер алдында утыручы балаларны җәлеп итү өчен «Яшел Үзән серләре» дигән проектны тормышка ашырып булмыймы? Бу максатны квест-уен формасында да эшләргә булыр иде.
– Иң беренче бу идеягез башкаларга да кирәкме, юкмы икәнлеген белергә, өйрәнергә кирәк. Ә болай мин ярдәм итәргә әзер.
Шулай ук очрашуда балалар оешмаларын финанслау, шәһәрне  төзекләндерү, төрле проектлар турында да сораулар күтәрелде. Соңыннан Александр Тыгин яшьләрнең, кайда гына укысалар да, киләчәктә туган шәһәрен сайлавын теләде. Чөнки Яшел Үзәндә бәхетле яшәргә мөмкинлекләр зур.

Илсөя Завилейская фотолары.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 января 2018 в 17:40
    Тоташ моңнан гына тора Яшел Үзәнне җырчылар ярата, бер-бер артлы килеп кенә торалар. Берсенең дә хәтерен калдырмый райондашлар – тамашаларга ябырылып килә. Әле бер концертны да калдырмаучы тамашачыларны да беләм мин.
    7
    0
    0
  • 21 января 2018 в 15:56
    Торак йортта ачылган кафедан котылу чарасы бармы? – Мин яши торган йортның беренче катында кафе ачтылар. Коточкыч бит бу! Антисанитариядән фатирларда таракан һәм күселәр пәйда булды. Даими акырынулар, сугышулар. Җәй көне тәрәзәне ачарлык түгел. Нинди дә булса бәйрәмне билгелиләр һәм күпчелек вакытларын урамда уздыралар. Участковый әйтә, җитте, зарланмагыз ди. Ә кафе хуҗасы әйтә, кешеләр ял итәргә килә, ди. Кафе төнге уникегә кадәр эшли. Кичке уннан соң алкогольле эчемлекләр саталар. Властьтагыларның исе дә китми. Гаделлекне каян табарга?
    20
    0
    0
  • 21 января 2018 в 12:43
    Сәламәтлек рецепты: имбир, лимон һәм бал Имбир – 300-350 гр Лимон – 1-2 данә Бал – 150-200 гр
    25
    0
    0
  • 21 января 2018 в 11:06
    Яшел Үзәннең кышкы юллары Шәһәр территориясен тиешле дәрәҗәдә кардан чистарту буенча хакимияткә халыктан моң-зарлар кабул итү кимегән, 2016 елда – 60 булса, 2017 елда 10 мөрәҗәгать алынган. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин дүшәмбе киңәшмәсендә җиткерде. Монда карның азрак явуын исәпкә алыргамы, әллә инде, киресенчә, техниканың вакытында чыгып, нәтиҗәле эшләвенме?
    30
    0
    0
  • 21 января 2018 в 09:48
    Ремонт өчен түләмәсәң, субсидиясез каласың – Мин капиталь ремонт квитанциясе буенча түләмим. Хәзер мине субсидиядән мәхрүм иттеләр. Бу законлымы?
    25
    0
    0
  • 21 января 2018 в 08:24
    Хуҗасыз этләрне ату – иң авыр җинаять? Ә кешеләр... Шушы атна башында Яшел Үзән районы башлыгы белән ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин очрашты.
    32
    0
    0
  • 20 января 2018 в 20:27
    Мулла Иле егете бит ул! Узган елның декабрь ахырында Яшел Үзән шәһәре һәм районының 50 сәләтле укучысы музыка театрының колонналы залында башлык Александр Тыгин белән очрашты. Мондый бәхет республика, бөтенроссия буенча фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, билгеле спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан балаларга елмайды. Башкаларга үрнәк булып торган укучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.
    108
    0
    4
  • 20 января 2018 в 18:40
    «Бакырчымда таңнар ата» Әй, Бакырчым, минем туган җирем, Тирә-якта сиңа тиңнәр юк! Туган авылының чын патриоты, аның әле бик күп гасырлар яшәвен бар булганы белән теләп, киләчәге, язмышы өчен ихлас борчылучы шәхес, бакырчылы Рәйханә Зәйнуллинаның «Бакырчымда таңнар ата» дип тирән мәгънә салынган исем астында 287 битле китабы яңа гына табадан төшеп, дөнья күрде.
    81
    0
    0
  • 20 января 2018 в 16:59
    Рамил Әсхәдуллин: «Әти безнең белән аралашмыйча яшәсә, трагедия булыр иде» Рамил Әсхәдуллин күпләргә Гамил Әсхәдуллинның улы һәм «Мунча ташы» театрында җырлап йөрүче егет буларак таныш. Җырлаудан кала, аранжировка, көйләр язу белән дә шөгыльләнә ул. Мәктәптә укыганда егетнең каратэ белән шөгыльләнәсе килсә, Гамил абый аны оста баянчы итеп күрергә тели.
    51
    0
    0
  • 20 января 2018 в 15:26
    Күңелемдәгесен әйтәм Идел катса да, шатлык китермәде. Авылга барыбер юл кыскармады. Боз кичүе - бер якка 170 сум. Артык кыйммәт. Әйләнгечтән кайтырга туры киләчәк.
    50
    0
    0
  • 20 января 2018 в 14:05
    Аерылышкач та хатынның баласына алимент түләргәме? – Бер хатынга өйләнеп аның баласын уллыкка алырга телим. Аерылыша калсак аның алимент таләп итмәячәге турында өйләнешү килешүендә (брачный контракт) язып буламы? Баласын да, үзен дә минем торакта теркәгән очракта, шулай ук аерылыша-нитә калсак, проблемалар булмасмы икән?
    36
    0
    0
  • 20 января 2018 в 12:50
    «Яшел Үзән» остаханәсе Кыш – кошларга аеруча авыр ел фасылы. Чөнки нәкъ менә бу вакытта аларга азык табуы авырая. Һәм кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Моның өчен әйдәгез җимлекләр ясыйк. Ә аны ясау ысуллары бихисап. Без сезгә иң гадиен тәкъдим итәбез.
    32
    0
    0
  • 20 января 2018 в 11:12
    Сайлауларга бар да әзер 2018 ел сайлауларының кайчан буласы инде һәркемгә мәгълүм – бу 18 март. Шулай ук, 6 елга президентлыкка кемнәрнең кандидат булып торуларын да һәркемнең беләсе килде. 12 гыйнвар төнендә бусы да ачыкланды. Исән-имин, билгеләнгән датаны җиткереп, күңелебезгә хуш килгән ил башлыгын гына сайлыйсы калды.
    53
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 19 января 2018 в 10:17
    Яшел Үзән районыннан чыккан батырларны ил белергә тиеш
    Уважаемые читатели! Скоро наша страна будет отмечать 73-летие Великой Победы над фашистской Германией. На протянувшихся от Северного Ледовитого океана до Черного моря фронтах Великой Отечественной войны наши земляки из дер. Паново проявляли мужество и отвагу. Благодаря рассекреченным в 21 веке архивным документам можно написать о каждом солдате и офицере, участвовавшим в ВОВ. Сегодня сообщаем о героях, чьи подвиги стали нам известны. Они были призваны различными городскими и районными военкоматами Советского Союза, в том числе Нурлатским и Зеленодольским военкоматами ТАССР.
    112
    0
    0
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 18 января 2018 в 14:42
    Дөрләп янган автобус эчендә 52 кеше һәлак булган (ВИДЕО) Фаҗига Казахстанда булган. 52 кеше тереләй янып үлгән, нибары 5 кеше генә чыгып котыла алган.
    230
    0
    0
  • 18 января 2018 в 16:47
    Белдерү 26 гыйнварда 10 сәгатьтә "Родина" мәдәният сарае китапханәсе уку залында Яшел Үзән муниципаль районы авылларында һәм шәһәре мәктәләрендә "Илһам чишмәсе" иҗат берләшмәсендәге шигырьгә гашыйк укытучыларның - барысын да милли-мәдәни үзәкнең киңәйтелгән утырышына чакырабыз.  
    134
    0
    0
  • 18 января 2018 в 11:28
    Чүп яндыру заводы төзелә. Кайда икән? Татарстан Экология министрлыгы сайтында «АГК-2» компаниясе көнкүреш калдыкларын яндыручы заводның Яшел Үзән районында төзелергә мөмкин дип хәбәр ителә.
    132
    0
    0
  • 19 января 2018 в 10:17
    Яшел Үзән районыннан чыккан батырларны ил белергә тиеш Уважаемые читатели! Скоро наша страна будет отмечать 73-летие Великой Победы над фашистской Германией. На протянувшихся от Северного Ледовитого океана до Черного моря фронтах Великой Отечественной войны наши земляки из дер. Паново проявляли мужество и отвагу. Благодаря рассекреченным в 21 веке архивным документам можно написать о каждом солдате и офицере, участвовавшим в ВОВ. Сегодня сообщаем о героях, чьи подвиги стали нам известны. Они были призваны различными городскими и районными военкоматами Советского Союза, в том числе Нурлатским и Зеленодольским военкоматами ТАССР.
    112
    0
    0
  • 20 января 2018 в 20:27
    Мулла Иле егете бит ул! Узган елның декабрь ахырында Яшел Үзән шәһәре һәм районының 50 сәләтле укучысы музыка театрының колонналы залында башлык Александр Тыгин белән очрашты. Мондый бәхет республика, бөтенроссия буенча фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, билгеле спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан балаларга елмайды. Башкаларга үрнәк булып торган укучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.
    108
    0
    4
  • 19 января 2018 в 14:22
    Иң кайнар яңалыклар Олы Яке мәктәбе укучылары бу көннәрдә тырышып җимлекләр ясый. Алардан мәктәптә күргәзмә оештырылачак. Аннан төрле номинациядә җиңүчеләр ачыкланачак. Җимлекләрне өйләренә алып кайтып элгәннән соң, укучылар күзәтүләрен проект эшендә тәкъдим итәчәк.
    105
    0
    0
  • 18 января 2018 в 17:31
    Бүген Васильевода ике янгын чыккан Бүген Васильево бистәсендә ике урында янгын чыккан. Беренче янгын төнге 12 тулып өч минутта килеп ирешкән. “Волжанка” бакчачылык ширкәтендә өй янган. Янгын сүндерүчеләр утны 6 тулып 49 минутта туктатканнар. Янгын камап алган  мәйдан  - 149 квадрат метр.
    104
    0
    0
  • 19 января 2018 в 12:10
    Редакциябез бүләкләрен кемнәр отты? Подписка бәясе артуга карамастан, быел да безнең белән яңа елга аяк баскан укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнаттык. Бу – матур традицияләребезнең берсе.
    95
    0
    0