Яшел Үзән

Алдакчылардан сакланыгыз!

Республикада «Сак бул - мошенник!» акциясе башланды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы халыкны телефоннан акча оту, якыннарының бәлагә таруы, проблеманы хәл итү өчен зур суммада акча кирәк булачагы турында смс хәбәрләргә, шулай ук кредит картасы мәгълүматларын сорап шалтыратуларга, үзләрен социаль хезмәткәр дип таныштыручы, йә булмаса башка сәбәп белән акча сораучы...

Республикада «Сак бул - мошенник!» акциясе башланды. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы халыкны телефоннан акча оту, якыннарының бәлагә таруы, проблеманы хәл итү өчен зур суммада акча кирәк булачагы турында смс хәбәрләргә, шулай ук кредит картасы мәгълүматларын сорап шалтыратуларга, үзләрен социаль хезмәткәр дип таныштыручы, йә булмаса башка сәбәп белән акча сораучы билгесез затларга ышанмас­ка чакыра.
Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның тугыз аенда республикада теркәлгән 2,6 мең мошенниклык очрагының 432се кәрәзле телефон ярдәмендә башкарылган.
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Дамир Рәхимов журналистлар белән очрашып, шушы акция­нең башлануын игълан итте һәм безнең районда мошенник­лык очраклары һәм алардан саклану чаралары турында сөйләде.
- Агымдагы елда район буенча 56 мошенниклык очрагы теркәлде, - дип сөйли Дамир Рәхимов. - Шуларның 49ы гомуми җинаятьләр юнәлешендә булды. Болардан тыш, 34 очракта мошенникларның планы бүлек хезмәткәрләренең алып барган профилактик эше һәм гражданнарның уяулыгы аркасында барып чыкмады.
Полиция җитәкчесе сөйләвенчә, кәрәзле элемтә кулланып, мошенниклык схемасы артык зур үзгәрешләр кичермәгән. Әйтик, туганнарын җинаять җаваплылыгыннан азат итү, банк картасыннан блокировканы алдырту, отышлы бәядән ягулык сату һәм приз оту.
- Бигрәк тә интернет-сайтлар аша башкарылучы ялганлау фактларына игътибарны юнәлтәсем килә, - диде ул. - Әлеге җинаятьнең схемасы болай: мошенник сайтка ниндидер әйберен сатарга дип игълан куйган кешегә шалтырата. Шушы регион кешесе, әмма күрше шәһәрдән булуын, акчаны банк картасына күчерәчәген, ә товарны аннан соң килеп алачагын хәбәр итә. Шул ук вакытта ул зыян күрүчедән картасына бәйле бөтен мәгълүматны сорый (исем-фамилиясе, карта номеры, секрет CVC-коды). Ә акча күчерү өчен банк картасының номеры гына кирәк! Әгәр дә кеше «Мобильный банк» функциясенә кушылган абонент номерына килгән СМС-кодын да әйтсә, аның ярдәмендә җинаятьчеләр бу картага бәйле бөтен функцияләрне дә башкара ала (картадагы акчаны алып икенче исәпкә күчерү һәм башкалар). Шуңа күрә банк картасына кагылышлы мәгълүматларны беркемгә дә әйтергә, хәбәр итәргә ярамый.
- Мошенникны номер буенча билгеләве авыр түгел, ­- дип сүзен дәвам итә Д.Рәхимов. - Аны Интернет челтәре аша да тикшереп була. Тикшерүләр күрсәтүенчә, мошенниклык нигездә Россия һәм Татарстан колонияләреннән кылына. Шулай да, Татарстандагы берничә колониядә тәртип урнаштырылды.
Җитәкче шулай ук «шәхси контакт»ка кереп кылынучы җинаятьләр турында да сөйләде. Соңгы вакытта Молдова, Украина гражданнары исеменнән җинаятьләр күп кылына башлаган. Залогка кыйммәтле әйберләр калдырып торып, бурычка акча алып торалар. Аннан соң бу әйберләрнең, әйтик алтынның чын алтын булмавы ачыклана.
Ялганчылар кармагына эләкмәс өчен түбәндәге гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
1. Уяу булырга: мошенниклык схемалары белән танышып торырга.
2. Телефоннан килгән мәгъ­­лүматларның дөрес булу-булмавын кат-кат тикшерергә, туганнар һәм күршеләр белән киңәшләшергә.
3. Банк карталарына, кә­рәз­ле телефоннарга кагы­лышлы
мәгълүматларны чит кешеләргә хәбәр итмәскә.
Кисәтү: банк хезмәткәре бервакытта да клиентлардан картаның ПИН-кодын сорамый.
4. Әгәр дә алтын әйберләр, көнкүреш техникасын арзан бәягә тәкъдим итсәләр, яисә залогка биреп торсалар, башта туганнар, күршеләр белән киңәшләшергә.
5. Төнгә кунарга керергә сораучылар булса, алардан башта паспортын сорарга, пас­порт мәгълүматларын язып алырга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: