Яшел Үзән

Аларны онытырга хакыбыз юк

Яшел Үзәннән читтәге шәһәрдә яшәсәк тә, туган нигез, авыл белән арабыз өзек түгел.

Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә хисләребез тулып, хатирәләр яңарып тора. Кешелек дөньясы шушы ел фасылында ямьле май аенда дәртле дә, тетрәнгеч тә гаҗәеп бер матур хис кичерә. Аңлата алмаслык моңсулык, рәхәтлек бирә торган сагыну, бөтен җанны биләп ала, күңелләрне кузгата. Һәрберебездә таныш булган бер халәт бар. Кемне дә булса көтеп яшәү, кемне дә булса юксынып яшәү халәте. Менә шул буйсынмас халәт, уй-хатирәләр дөньясына алып кереп китә дә инде. Минем әтием Сәлимулла Сибгатуллин - Бөек Ватан сугышы ветераны. Мин әтинең иң бәләкәй кызы идем. Миңа бик тә кирәк чагында, Казанга укырга керергә хыялланып, өметләнеп йөргәндә, әтием «миссияне үтәдем» дигәндәй, үзенең мәңгелек йортына китте дә барды. Ә бит әле аңа 60 кына яшь иде, яшисе дә яшисе генә дә бит. Юк, сугыш дигән афәт үз эшен эшләгән, яралары җитди тирән иде шул. Сүзем әтиемә үпкә белдерү түгел, ә киресенчә: «Акны ак дип, караны кара дип өйрәткән (4 класс белеме булган кеше шуннан артыгын нәрсә өйрәтә алсын) әтиемә хыянәт итмәү йөзеннән, бу дөнья кай якка барганын аңлап куелган максатка ирешү өчен алга, бары алга гына дигән уйлар белән зур тормышка чыгып киттем һәм ялгышмадым. Ка­й­­­чандыр 19 яшендә әтием дә «арка капчыгын» асып, Ватанны сакларга дип чыгып киткән бит. Шуларны искә төшереп, теләсәм-теләмәсәм дә, үземә генә таянырга, бары үземә генә дип, әти-әниләрдән алган яхшы сыйфатларны тагын да тирәнрәк, тагы да тутырыб­рак алырга дип, Казан университетына чыгып киттем.
Рәвилә Хөснетдинова-
(Сибгатуллина)
Язманың тулырак варианты - газетаның 31нче санында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: