Яшел Үзән

Алар Яшел Үзәнне бөтен Россиягә танытты

"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы

Бөек Тукаебызның 130 еллык, герой- шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллык юбилейларын бәйрәм иткән көннәрдә - 12 нче апрельдә Казанда "Пирамида "күңел ачу комплексында"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Яшел Үзәннән 3 нче гимназиянең 3 нче сыйныф укучысы Әхтәмова Камилә, 4 нче гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Федотова Алинә, 8 нче сыйныф укучысы Гафиятуллина Энҗе; Карауҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Гыймадиева Динара, Нигъмәтҗанова Разилә; С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы Гатауллин Инзиль, 4 нче сыйныф укучысы Ахунова Гүзәл; 15 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучысы Зарипов Булат Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнделәр.

"Өметле киләчәк"номинациясендә 3Д сыйныф укучысы Әхтәмова Камилә- җиңүче (укытучысы Адиятуллина М.Х.), яшь шагыйрь номинациясендә Нигъмәтҗанова Разилә (укытучысы Минһаҗева Ә.Ә.) лауреат исеменә лаек булды.

Бәйрәмдә "Илһамчылары"Татарстан Республикасы Премьер -министры урынбасары- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р. Корбан, язучылар, шагыйрьләр тәбрик иттеләр, мәшһүр Кол Шәрифләрдән, Тукайлардан мирас булып калган тел ачкычын югалтмаска, йөрәкләренең иң түрендә күз карасыдай кадерләп сакларга дигән теләк белдерделәр.

Кадерле укучылар- яшь иҗатчылар! Сезне ихлас күңелдән җиңү белән котлыйм.Сезгә яңа үрләр, иҗади уңышлар телим. "Шигърият орлыгы сабыйлыкта,яшьлектә салынса гына, олыгайгач та аның ябалдашларыннан йолдызлар коела ала",- дип яза татар халкының танылган әдибе РкаилЗәйдулла.

Мәдинә Әдиятуллина, 3нче гимнзия укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: