Яшел Үзән

Алар – Саматныкылар (2нче кисәк)

Халык аны сайлап, авылның өметле киләчәген аның йөзендә дә күзаллый икән - бу зур җаваплылык.

Кызлары Рәмилә дә җиң сызганып фермада эшли - бозаулар карый. Мондый уңган-булган һәм чибәр кызны ялгыз озак йөртмәсләр, тиздән Мамадыш килене булып куймагае. Бәхетле булсын. Нуриянең улы Зөлфәт, шулай ук механизатор, тормыш иптәше Гөлфия һәм бәләкәчләре белән биредә калганнар. Болай династияләп авылда яшәп калучылар барында Бакырчы ниш­ләп гөрләмәсен, ди! Бу нигезнең кияүләре Илдус, Зәбихулла, ике Илдар да бик булдыклы ирләр. Үзара да тату, бертуганнар кебек, ярдәмләшеп, аралашып яшиләр. Һәрберсенең йорт-җире җитеш, хуҗалыгы гөрләп тора. Авыл халкы аларга сокланып, олылап «Саматныкылар» дип йөртә. Бу әтиләренең якты истәлегенә кер кундырмый, аналарының битенә кызыллык китерми яшәгән балалар белән ничек горурланмыйсың ди инде! Октябрь аенда узган Үзәк урамы бәйрәмендә (ул «Әниләргә мәдхия» исеме астында оештырылган иде) озак еллар дус һәм тату яшәү дәверендә үз кызы кебек булган килене Мәдинәнең бүләкләре белән җылы сүзләреннән, кызларының аның иңенә салган мамык шәленнән бер Әлфия апаның гына күзләре чыланмады. Олыгаеп барган анага авылдашлары алдында йөз аклыгы, балаларына кирәклеген, аларның хөрмәтен тою, исәнлекләренә куанудан да мөһим берни юк! Афәрин, Саматлылар! Алдагы көннәрдә дә бердәм булып, анагызның гына түгел, бүгенгедәй, авылдашларыгызның да горурлыгы булып яшәргә язсын. Без дә, җәмәгать, аналарыбызга бер җылы сүзебезне жәлләмәсәк иде. Җәннәт - аналарның аяк астында, диләр бит.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,
Аларга бит бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Йә кояштан һәйкәл салырлык!
(Р.Миңнуллин)
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: