Яшел Үзән

Алар – рәхмәтле, әмма авыр хезмәт ияләре

Элек тормышта төрле сәбәпләр аркасында картлык көнендә ялгыз һәм ярдәмчесез калучылар өчен төп терәк күрше-күлән һәм туган-тумача иде.

Социаль хезмәткәр дигән төшенчәне әле егерме еллар элек ишетә башлаганбыздыр. Ә хәзер алар алыштыргысыз.
Бездә социаль хезмәткәр – физик һәм эмоциональ яктан күп көч куючы һәм бик зур булмаган хезмәт хакына эшләүче һөнәр иясе. Әби-бабайларны, инвалид ларны караучыларны җитди кабул итмиләр бездә, аларның хезмәтенә өстән генә карыйлар. Янәсе, шул да булдымы эш?! Әмма бу өлкәдә хезмәт итүе бер дә җиңелләрдән түгел.

Күңелен кемгә бушатырга белмәгән ялгызларның барлык аһ-зарларын, сөйлисе килгән барлык нәрсәләрен тыңлый, аларның хисләрен уртаклаша һәм күңелләрен күтәрерлек, йөрәкләрен җылытыр лык сүзләр таба белүче мәрхәмәтле, түземле, ярдәмчел кешеләр генә эшли ала анда. Ә бит болар аларның вазифаларында язылмаган.
Наратлы авылында биш, Рус Әҗәлендә өч кешегә хезмәт күрсәтүче Сәрия Демьянова бу өлкәдә 16 ел эшли.

– Барлыгы 12 кеше карадым. Хәзерге вакытта «подопечный»ларым сигезәү, урында ятучылар юк, – дип сөйли Сәрия ханым. – Араларында төрлесе булды, төн уртасында да чакырталар иде. Ашыгыч ярдәм белән Яшел Үзәнгә кадәр озата барган бар. Иртән, бөтен кеше эшкә барган кебек чыгып китәм инде өйдән. Наратлыга барырга да кирәк бит әле. Ашарларына пешерәм, савыт-сабалары җыелган була, көн саен булмаса да кер, идән юыла. Кар көрәргә, су китерергә кирәк. Сөйләшәселәре дә килә. Өйдәгесе көтеп торса – тора, кул астымдагыларны карау беренче чиратта инде.
Карашәмнән Рана Нигъмәтуллинаның социаль хезмәткәр булып эшләвенә 22 ел булган.

– Мин караганнар барлыгы егермедән артып китәдер, мөгаен, хәтерләмим дә инде. Хәзерге 6 әбиемнең барысы да 80 яшьтән олылар. Бер сукыр бабаем бар, өенә газ да кермәгән, көн саен мич ягам. Инсульт кичергән әби белән бабаемның барлык эшләрен башкарам, үзләренең хәлләре юк инде. Диабетлы бабаема инсулинын вакытында ясарга кирәк, – ди Рана ханым. – Иртән биштә торып, өйдәге эшләрне карап, чыгып китәм. Алар янына соңга калыр га ярамый, зарыгып көтеп торалар. Төрле кеше, олылар, төрле характер.

Тәрбияләгән әби-бабайларыбыз шул кадәр якын кешегә әйләнеп бетәләр, бакыйлыкка күчкәннәрен, туганнарыбыз кебек юксынабыз, диләр алар. Авылларда кибет булмаганлыктан, азык-төлек, кирәк-ярак алыр өчен такси яллыйлар икән. Ә бу пандемия вакытында социаль хезмәткәрләргә тагын да эш артты, ярдәмчеләре булмаган 60 яшьтән узганнарга, шулай ук, булышу алар өстенә ятты.

Күпләргә үз әти-әниләре артык булган заманда чит кешеләрне караучыларның олы йөрәкле булуларында шик юктыр. Яхшылыклары һәм ишеткән рәхмәтләре савап булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: