Яшел Үзән

Акылыңа карап озаталар

Быелгы 2016 ел - әдәби-мәдәни чараларның иң күп үткәрелгән елыдыр. Безнең Яшел Үзән районы өчен бигрәк тә. Габдулла Тукайның 130 еллыгы, Афзал Шамов, Каюм Насыйри, Муса Җәлилгә багышланган кичәләр, конференцияләр районның, шәһәребезнең һәр мәктәбендә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында зурлап үткәрелде.

Якташларыбыз Афзал Шамов, Каюм Насыйри әсәрләрен өйрә­нү, яшь буынга җиткерү эшен планлаштырды. Районыбызда Габдулла Тукай, аның туганнары эзләре Бәчектә, Мулла Илендә саклана. Габ­дулла Тукай иҗаты, шигырьләре белән яңадан-яңа очрашу - өйрәнү-укулар үткәрелеп килде.
Габдулла Тукай иҗатын зурлап, Норлат урта мәктәбендә Норлат зонасы мәктәпләре укучыларының Шигырь бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә Идел аръягының барлык мәктәпләре катнашты.
Районның милли-мә­дә­ни үзәге, мәгариф бүлеге җитәкчелегендә оештырылган бу бәйрәмдә катнашу - үзе бер бәхет. Габдулла Тукайның никадәр шигырен искә төшердек, аның замандашлары иҗаты белән янәдән таныштык. Сәнгатькә, әдәбиятка, Г.Тукай иҗатына битараф булмаган укучыларыбыз булмауга чын күңелдән сөенеп утырдым.
Районыбыз мәктәп­ләрендә икетеллелек мәсьәләләре әледән-әле телгә алына. Бу бәйрәмдә рус телле укучыларның да Тукай телендә - татар телендә шигырьләре укуына рәхмәтле булдым. Жюри әгъзалары да шигырь укучы балаларны дөрес итеп бәяләде. Балаларны сөендерүдән дә зур эш бармыни?! Балаларны шундый мәртәбәле конкурска әзерләүче укытучыларга рәхмәт.
Рәйханә Зәйнуллина, ветеран укытучы.
Бакырчы
Тулырак - газетаның 26нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: