Яшел Үзән

Актаныштагы фаҗига: үлгән ирләрнең барысына да 24-27 яшь (фото)

Билгеле булганча, бүген Актаныш районының Бүләк авылы янындагы сулыктан баткан "УАЗ" машинасын чыгардылар. "Буханка" эчендә 7 ир-атның үле гәүдәсе ачыкланды. Бактың исә, аларның барысы да 24-27 яшьлек егетләр булган икән.

Болар: 24 яшьлек Дамир Хөснетдинов һәм Алмаз Фәттәхов, 27 яшьлек Данил Каһиров, Алмаз Арсланов, Вадим Мурдагулов, Радик Арсланов. Җиденче батып үлүченең кем булуы әле ачыклана, дип хәбәр итә "Бизнес-онлайн" газетасы.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: