Яшел Үзән

Актаныш егетләренең һәлакәткә юлыгу сәбәбе ачыкланды (фото)

Актаныш районындагы 7 егетнең үлеменә китергән коточкыч һәлакәтнең сәбәпләре ачыкланды.

Тикшерү фаразлары буенча, "УАЗ" машинасы йөртүче кулдан ясалган күпер аша чыкканда идарәне югалта. ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, һәлакәт 11 октябрь иртәсендә булган. 25 яшьлек йөртүче, авыл хуҗалыгы техникасы өчен кулдан ясалган күпергә керер алдыннан юл катламының үзлекләрен истә тотмаган һәм идарәне югалткан. Шуның аркасында машина су каналына төшеп киткән.

Йөртүче һәм андагы алты пассажир бозлы суда тончыгып үлгән. Машинаның җәйге тәгәрмәчтән булуы да әйтелә. Мөгаен, шуның аркасында йөртүче идарәсен югалткандыр да.

Фото: aktanysh-rt.ru.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: