Яшел Үзән

Акъегет юлында юл фаҗигасе

Күп тапкыр кисәтүләргә карамастан юлларда фаҗигаләр чыгып, кешеләр гомере өзелеп тора.

Узган атнада, 13 ноябрь көнендә Норлат - Акъегет юлында "ВАЗ-21140" автомобилен йөртүче 25 яшьлек егет караңгыда юл кырыеннан каршы юнәлештә килүче җәяүлене күрмәгән һәм бәрдергән. Нәтиҗәдә 37 яшьлек ирнең шул урында ук алган җәрәхәтләреннән гомере өзелгән. Шуны әйтергә кирәк, һәлак булучының киемендә яктылык кайтаручы элементлары булмаган. Браслеты булса, бәлки исән калган булыр иде. Бик кызганыч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: