Яшел Үзән

Акъегет авыл җирлегендә юлларны ремонтлауга керештеләр

Җирлектә юлларны ремонтлау һәм карап тоту эшләре тулы көченә бара. Үзсалым акчасына Акъегет, Юынчы, Бакырчы авылларында юллар ремонтланачак, - дип хәбәр итте җирлек башлыгы Алена Хәйруллина, әлеге программага битараф булмаганнары һәм даими катнашканнары өчен халыкка рәхмәт белдереп.

Әйтергә кирәк, Акъегет авыл җирлегендә яшәүчеләр 2014 елдан үзара салымда катнашалар. Шул вакыт эчендә һәр торак пунктта урам юллары челтәре ремонтланган, Юынчы авылында суүткәргеч ясалган, балалар мәйданчыгы урнаштырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: