Яшел Үзән

Акъегет авылында гомер итүче Фәридә апа белән Равил абый Вәлиуллиннар инде 60 елдан артык бергә

«Башкаларга да безнең кебек яшәргә язсын!»

- Тигезлектә озак яшәүнең сере ак күлмәкләр белән зурлап туй уздыру, кыйммәтле балдакларда да түгел, бездә аның берсе дә булмады. Барысы да Ходайдан бирелгән гомер, һәм аны шөкер итеп яши белергә кирәк, - ди Вәлиуллиннар.
Урам аша гына яшәгән, кечкенәдән бер-берсен белгән Фәридә белән Равил, бер ел очрашып йөргәннән соң, язмышларын уртак итәргә уйлый. Кичтән бергә булырга сүз куешалар да икенче көнне егет кызны өенә алып кайта. Әти-әниләреннән хәер-фатиха алып, никах укыталар.
- Кечкенә генә, бер яклы йортка, ишле гаиләгә килен булып төштем, 37 ел каенана белән яшәдек. Ул чакларда кышларын сарык, бозау да шул бер өйдә бит инде. Сүзгә дә киленмәгән, булганы белән яшәлгән, балачакта үги ана белән гомер итеп, авырлыкларга түзәргә өйрәнгәнмендер, күрәсең, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәбездә татыдык, - дип искә ала Фәридә апа.
Равил абый булачак хатынын алып кайткач та, капкадан кергәнче, кисәтеп куя: «Әти-әни - үз урынында, ир үз урынында булачак, һәрберсен хөрмәтләп, гаилә учагын саклап яшәү - хатынның бурычы. Сүземнән чыкма, һәрнәрсәне киңәшләшеп эшлик», - ди. Кәләшен сайлап ялгышмый: чибәр, сөйкемле, ягымлы хатыны тугры тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, акыллы килен, кадерле әни дә була белә. Әле хәзер дә 86 яшендә булса да, ашарга пешереп, өйләрне тәртиптә тота Фәридә апа.
Эльвира Гыйсмәтуллина.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: