Яшел Үзән

Акчасыз дәвалану: кыйммәтле операциягә квота буенча

Пациентларның хокукын яклау белгечләре ышандырганча, катлаулы операцияләргә дәүләттән түләүсез медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар.

«Фатир алуга чиратта 
торган кебек»
Соңгы вакытта югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтүне финанслауда җитди үзгәрешләр булган. 
– Ышануы да кыен, тик мондый дәвалау кайчак район поликлиникаларында һәм хастаханәләрендә беренчел медицина ярдәме күрсәтүдән дә файдалырак булырга мөмкин, – ди табиблар.

Нәрсәдән башларга?
Һәрвакытта – яшәү урыны буенча поликлиникага барудан. Монда, медицина күрсәткечләре булган очракта, «югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен гос питализацияләүгә юллама» дигән документ рәсмиләштерелә. Юллама бирү турындагы карарны медицина оешмасының табиблар комиссиясе кабул итә. 
Белгечләр киңәш иткәнчә, финанслау өлеше буенча кайсы төркемгә эләгүне ачыкларга кирәк: мәҗбүри медицина иминияте линиясе буенчамы яки бюджет хисабынамы? 
– ВМП (югары технологияле медицина ярдәме) кысаларында иң киң таралган операцияләр һәм хирургия дәвалаулары төрләре хәзер ОМС (мәҗбүри медицина иминияте) хисабына финанслана, – дип аңлата экспертлар. – Мондый очракларда дәвалаучы табиб эшли торган медицина оешмасыннан юллама җитә. Дәвалау өчен, пациентның яшәү урыны буенча медицина үзәкләре сайлана. Тиешле профиль булмаса гына, башка төбәккә җибәрергә мөмкиннәр.
Икенче вариант – бюджет линия се буенча. Сүз аеруча катлаулы, чагыштырмача сирәк авырулар һәм катлаулы технологияләр кулланып дәвалау турында бара. Мондый хәлләрдә ВМПга юлламаны башта дәвалаучы табиб бирә. Ә аннары пациентның документлары региональ идарә органына юллана. Үз төбәгенең медицина үзәкләренә дә, башка төбәкләргә дә һәм шулай ук, федераль институтларга да җибәрә алалар. 

Иң яхшы медицина үзәкләренә эләгү 
мөмкинме?
Күпчелек төбәкләрдә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен пациентларны җибәрү тәртибен күрсәткән махсус документлар бар. Анда медицина үзәкләре санап кителгән.
Медицина ярдәме ОМС линиясе буенча түгел, ә бюджет хисабына булган очракларда, медицина үзәген төбәкара сәламәтлек саклау министр лыгы комиссиясе сайлый.
Законнар пациентка үзенекен таләп итәргә дә мөмкинлек бирә. Тик, ул сайлаган медицина үзәге ОМС системасында медицина оешмалары реестрына кертелгән булырга тиеш.
Реестр белән территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды сайтында танышырга була. 
Мөстәкыйль сайлап алынган медицина үзәгенә эләгү өчен, чират булу аркасында, күбрәк тырышлык куярга кирәк булачак. 

Иминиятләштерү вәкиле ярдәм итә аламы?
Авыру үз поликлиникасында ВМП алу өчен госпитализацияләүгә җибәрү мөмкин булган медицина үзәкләренең исемлеген сорарга хокуклы.
Әгәр баш тарталар икән, шулай ук, килеп туган теләсә-нинди сорау һәм шикаять белән, ОМС полисы биргән (телефон номеры полиста бар) медицина иминият компаниясенә шалтыратырга була.
Мондый оешмалар пациентларга җитди ярдәм күрсәтә ала.

Күпме көтәргә?
Документларны рәсмиләш терү-тапшыру өчен конкрет сроклар бар, ә менә госпитализацияләүне көтү, операцияне ясату һәм дәвалау вакыты төгәл әйтелмәгән. 
– Алар нигездә авыру төренә, стадиясенә, торышына һ.б. бәйле, – дип аңлата экспертлар. – Әгәр сүз мәҗбүри медицина иминияте линиясе буенча югары технологияле медицина ярдәме турында барса, кәгазь формальлекләрен һәм госпитализация ләүне дә кертеп, берничә көннән алып 2-3, күп дигәндә, 6 айга кадәр вакыт узарга мөмкин.
Әгәр ВМП бюджет хисабына (дәвалауның иң катлаулы очраклары) таләп ителсә, квоталар гамәлдә. Ел ахырына квоталар бетәргә мөмкин, һәм шул чакта пациентка киләсе елда кабат мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.

ВМП алу өчен биш адым
1. Медицина тикшерүе узарга.
2. Дәвалаучы табибка мөрәҗәгать итәргә. Әлеге мәсьәлә табиблар комиссиясе тарафыннан карала, уңай карар чыгарылса, документлар рәсмиләштерелә һәм юллама бирелә. 
3. Өстәмә документлар җыярга:
– медкартадан өземтә (дәвалау чы табиб һәм баш табиб имзасы белән расланырга тиеш);
– паспорт яки туу турында танык лык күчермәсе (14 яшькә кадәрге балалар өчен);
– ОМС полисы күчермәсе;
– СНИЛС күчермәсе (пенсия иминияте турында таныклык, әгәр бар икән);
– анализ һәм тикшерү нәти җәләре.
4. Юнәлдерүче медицина оешмасы 3 эш көне эчендә ВМП күрсәтү өчен сайлап алынган документлар пакетын медицина үзәгенә тапшыра.
5. ВМП күрсәтәчәк медицина оешмасы 10 эш көне эчендә госпитализацияләү өчен күрсәткечләр булу булмау турында карар кабул итә. Ул уңай булганда, ВМП күрсәтүгә талон рәсмиләштерелә.
Әгәр дә дәвалау бюджет линиясе буенча бара икән, 10 көн эчендә документлар пакетын төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы карый. Талон рәсмиләштерелә. Шуннан соң 7 көн эчендә кабул итүче клиника мөмкинлекләре һәм сроклары турында хәбәр итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: