Яшел Үзән

Акчаны чүп-чардан ясаганнар

Яшел Үзән тикшерүчеләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсенә банк карталарыннан акча урлаган егетләрне гаепләү эшен тапшырган.

Алар чүп савытларыннан ертып ташланган чекларны җыеп, шулардагы бер вакытлы һәм даими парольләр аша кешеләрнең исәп-хисапларыннан акчаларын урлаганнар. Болардан тыш, аларның тагын республика башкаласында 27 җинаятькә катнашы булуы ачыкланган.

Яңа ел алдыннан 53 яшьлек хатын Столичная урамындагы банк бүлегенә коммуналь хезмәтләр өчен түләргә бара. Әмма кайбер квитанцияләр белән кыенлык килеп чыккач ул администратор кызга мөрәҗәгать итә. Кыз аңа терминал аша түләргә булыша һәм уңайлы "автоплатеж" хезмәтенә кушылырга тәкъдим итә. Хатын ризалык бирә. Банк хезмәткәре шунда ук бервакытлы парольләр белән терминалдан выписка чыгара. Зыян күрүче сүзләренә караганда, кыз чекны ерткалап шунда ук торган чүп савытына ыргыта. Өч көннән соң хатынның телефонына картасыннан акча алынуы турында смс-хәбәр килә. Борчылган хатын шунда ук банкның "Кайнар линия"сенә шалтырата. Аңа акчаның пароль ярдәмендә алынуын әйтәләр. Хатын картасын блокировкалап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Узган елның декабрендә һәм бу елның гыйнварында эчке эшләр бүлегенә шундый 20 гариза кергән инде. Полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып барган. Нәтиҗәдә элек хөкемдә булган ике казанлыга чыккан. Аларның берсенә - 23, икенчесенә 24 яшь, автотранспорт урлаган өчен колониядә бергә утырып чыкканнар. Азат ителгәч "интеллектуаль" урлашу юлына басканнар. Яшел Үзәнгә төннәрен арендага алынган машинада килгәннәр. Алар банк хезмәткәрләре ыргыта торган чүп-чар контейнерларында актарынган. Аннан соң чек "пазл"лары җыеп, "мобиль банк" аша кулланучының шәхси кабинетына үтеп кергәннәр.

Банкта безгә хәбәр итүләренчә, ел башыннан бервакытлы парольләр аша акча чыгаруны тыелган.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: