Яшел Үзән

Акчаны берсе уен салоныннан урлаган, икенчесе - киосктан

Караклык юлына басучылар үзләренә кәсепне эзләп кенә йөри. Менә шулай, Комаров урамындагы уен салонында 17 яшьлек Андрей Сергеев кичке уннар тирәсендә администраторның юклыгыннан файдаланып, минут эчендә стойка эченә законсыз кереп, киштәдә торган стаканнан 2550 сум акча урлый.

Шуның белән шәхси эшмәкәргә зыян китерә. Әйткәнебезчә, карак тотылмыйча калмый. Хәзер аңа суд каршында җавап тотарга туры киләчәк.

Икенче очрак 18 яшьлек исерек Роман Александров белән була. Ул иртәнге өчләр тирәсендә Столичная урамындагы "Шаурма" киоскының пыяла ишеген кирпеч белән ватып эчкә үтә. Анда ул башта акча эзли. Ашамлыкларны теләсә кая ыргыта, боза, хуҗасына шактый күләмдә зыян китерә, суыткычны ачык калдыра, әйберләрне урлап чыга. Барлыгы 40771 сумлык зыян китерелә. Хәзер бу яшүсмер кылган гамәлләре өчен җавап бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: