Яшел Үзән

"Ак чәчәкләр"дә Мансур ролен уйнаган Динар Хөснетдинов белән әңгәмә

Беренче тапкыр бу артист егетне Әлмәт театрының Туфан ага Миңнуллин декадасы кысаларында Казан тамашачысына тәкъдим иткән "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклендә күрдем. Игътибарны җәлеп итте: тышкы кыяфәте белән дә, сәхнәдә уйнау осталыгы белән дә күзгә ташлана ул. "Ак чәчәкләр" фильмында төп рольдәге Мансурны уйнавын соңыннан гына белдем.

Тулы исеме: Динар Вәзим улы Хөснетдинов
Туган җире: Чаллы шәһәре
Туган көне: 18 май, 1990 ел
Белеме: Казан театр училищесы
Рольләре: "Диләфрүзгә дүрт кияү"дә - Исмәгыйль, " Ромео һәм Джульетта"да Ромео, "Ак чәчәкләр" фильмында - Мансур һ.б.

- Динар, сине сәхнәдә күргәннән бирле бер сорау борчый: Казан театр училищесын тәмамлаган Чаллы егете Әлмәт театрына ничек барып эләкте?!

- Театр училищесында Илдар Хәйруллин курсына имтиханнар биргәндә, мине Әлмәт театры директоры Фә¬ридә Вәгыйзовна күреп ал¬ды. "Сине стипендиат итеп укытабыз, укып бетер¬гәч, безнең театрга эшкә кайтырга риза булырсыңмы?!" - дип сорады. Ә мин гомеремдә бер мәртәбә дә бу шәһәрдә булмаган, ни бер танышым, ни бер туганым юк... Алай да риза булдым. Укып бетергәч, контракт белән 3 елга дип Әлмәткә юл тоткан идем, инде менә дүртенче ел китте, мин һаман монда!

- Казан театрлары бер дә ымсындырмыймы?!

- "Ак чәчәкләр" фильмында төшкәннән соң, Казанга чакырып бик күп тәкъдимнәр булды. Чакы¬ра¬лар: "Иң матур чагың, үсәргә кирәк!" - дип якты киләчәк вәгъдә итәләр. Ә миңа монда - Әлмәттә рәхәт! Казанга 3-4 көнгә гастрольгә барып кайтсам да, андагы ритм-нан арыйм... "Нигә Чаллы театрына кайтмыйсың?!" - диләр. Анда эшли башласам, туган ягыма сагынып кайтып килү дигән рәхәт тойгы калмый бит. Әлмәттән арыган чакларда, көч җыеп, Чаллыда ял итеп киләм!

- Син бит яшьли ятим калган кеше... Чаллыда кайтыр нигезең бармыни?!

- Миңа 5 яшь вакытта әти¬ем белән әнием аерылышкан. Шуннан соң без әбием (әнисенең әнисе - Э.Җ.), әнием, абыем һәм мин - дүртәү яшәдек. Әни¬ем сәнгатьтән бик ерак булса да, сәхнә кешесе булуымны теләде. Беренче тапкыр шигырь конкурсында катнашып сәхнәгә мендем. Җиңү яулый алмагач, башка беркайчан да мондый җирләрдә чыгыш ясамыйм, дип холык күрсә¬теп маташканым хәтердә. Бик үзсүзле бала идем. Ә әни искиткеч дә¬рә¬җәдә акыллы хатын-кыз: мине йә кафега алып кереп сыйлап, йә уенчык алып биреп хәйләли дә тагын яңа конкурста катнашырга күндерә. Бераздан үземә дә ошый башлады бугай. Шулай итеп, ул мине иҗат юлына алып кереп китте. Без әтисез үсүне тоймасын, кимсенмәсен дип гомере буе тырышты. Базарда сату-алу итте, Мәскәүдән тауар ташыды. Машина юк, автобуста ул күтәреп кайткан сумкаларның авырлыгын күз алдына китерәм дә кызганудан күзгә яшь килә... Бер уфтанган, зарланган чагын хәтерләмим. Ә аның ул чакта башында яман шеш булган, көне-төне дару эчеп яшәгән... Берни сиздермәде. Әнием үлгәндә, миңа 13 кенә яшь иде әле... Васыять итеп абыема: "Динарны ташлама!" - дип әйтеп калдырды. Үзе үлгәч, блокнотларын табып алдык, әнием гомере буе шигырьләр белән мавыккан икән - үзенә ошаганнарын күчереп язып барган. Кабер ташына да шул блокнотыннан шигырь уйдырдык... Әнием үлгән көннән алып 23 яшьлек абыем миңа әтине дә, әнине дә алыштырды. Хәзер шаккатам, миңа 25 яшь - үземне көчкә карыйм, абыем ничек барысына түзде икән?! Шө¬кер, әле әбием дә исән,

96 яшен тутырды. Мине һаман яратып, сагынып кө¬теп ала. Абыем өйләнгән¬нән бирле әбием әниемнең апасында яши. Мин Чаллыга абыем гаиләсенә кайтып йөрим. Иң якын, иң кадерле кешем - ул!

- Ә әтиең белән араларыгыз ничек?!

- Әнием: "Тормышта ни генә булса да, онытмагыз: ул - сезнең әтиегез!" - дип яшәде. Шуңадырмы, әтине бик якын күрәм. Озаграк аралашмый торсак, "әти" дип дәшәргә тилмерәм. Әй¬теп туя алмаган сүзем ул ми¬нем... Белсәгез иде, "әни" дип дәшәсе килеп ничек үзәгем өзелгәнен. Исән булса, секунд саен кабатлар идем дә... Балалары үсеп, кадер-хөрмәт күрсәткәнне, теләгенең тормышка ашып, минем артист булуымны күр¬ми, дөнья рәхәте белми китеп барды. Шунысы ая¬ныч... Әнием үлгәндә, артык яшь булганмынмы, кайгының бар ачылыгын тоеп бетерә алмаганмын - хәзер бу югалтуны мең тапкыр авыррак кичерәм. Уйланам да, ярый әле абыем Эльвир бар, дип шөкер итәм. Бер-беребезгә бөтенләй охшамаган ике бертуган без: мин күп сөйләшәм, ул төгәл; мин тиз кызам, ул сабыр. Мин артист, ул инженер. Тәнкыйтьне күтәрә алмыйм, әмма абыем ни генә әйтсә дә, колак салам. Чөнки анык бе¬ләм: ул - миңа бу тормышта гел игелек теләгән бердәнбер кеше!

- Дөнья шаулаткан "Ак чәчәкләр" фильмында нәкъ менә абыеңның кызы Мәрьям синең балаң ролен уйнады түгелме соң?! Сүз уңаеннан, Казан тулы артист була торып, ник менә нәкъ сине Мансур роленә Әлмәттән үк эзләп таптылар?!

- Очраклылыктыр бу. Мине фильмның продюсеры Миләүшә Ләбиб кызына Ренат Әюпов тәкъдим иткән. Кастинг үтәргә туры килде. Ә мин аның ише нәрсәне, гомумән, өнәмим. Үтә алмый калсам, үз-үземне яратуыма көч килер кебек тоела, аннары эчем пошып, үртәлеп йөрим. Ә бу юлы кастингта катнаштым да кайтып киттем... һәм бу хакта бөтенләй оныттым. Көтмәгәндә шалтыратып, рольгә тәгаенлә¬нүем хакында хәбәр итте¬ләр. Гөлшаһидә белән Мансурның кызы ролендә Габдрахман Әпсәләмовның оныкчыгы уйнарга тиеш иде, ниндидер сәбәпләр аркасында ул катнаша алмыйча, Ми¬ләүшә Айтуганова кечкенә актриса эзләвен әйтүгә, абыемның кызы Мәрьям күз алдыма килде. Абыемның рөхсә¬те белән сеңлемнең фотосын кино төшерүчеләр¬гә күрсәтүгә, аның рольгә туры килүен әйттеләр.

- Ә үзеңнең Мансур образы белән тәңгәллегеңне тойдыңмы?! Минем әни, мәсәлән, сине фильмда күрү белән: "Беренче тапкыр романны укыганда, Мансур нәкъ шушы егет кыяфәтендә күз алдыма килгән иде!" - диде.

- Мансур образын тудырганда, хәтта эзләнергә дә туры килмәде, бу рольне уйнамадым, үзем булып яшә¬дем генә! Мансур нәкъ мин инде: нидер көтә, өмет¬лә¬нә, эзләнә. Гомер буе мин булмаган җир¬дә шулкадәр рәхәттер кебек, мин булган җирдә тормыш туктап калгандыр төсле тоела. Мансур да шул халәттә яши. Аерма шунда: мин кызу, Мансур сабыр, төпле итеп тасвирлана.

- Төпле дигәннән, таныла башлауга күңелеңдә "йолдыз чире" кузгалмадымы?!

- Ул авыруга дучар булган бер генә кеше дә "миндә йолдыз чире" дип танымыйдыр шул, бу читтән яхшырак сизеләдер. Абыемның аны-моны әйткәне юк, ул бик кырыс кеше, кылтая башлаганымны белсә, утлы табада биеткән булыр иде!.. Миңа калса, һаман да шул элекке Динар! Әлбәттә, хәзер кеше сүзен әз генә кире каксам да, "борынын күтәргән" диючеләр табылачак... Белмим, нигәдер әлеге фильмнан соң арткан игътибардан үземне кыен хис итәм. Бу халәтне хәтта аңлата да алмыйм...

- Яшь, ыспай, талантлы, танылган егеткә кызлар игътибары ошыйдыр инде, мөгаен?!

- Бик еш гашыйк булам. Иҗат итү, яңа образлар тудыру өчен, миңа һәрчак гашыйклык халәтен¬дә яшәр¬гә кирәк! Бер генә күргән кызга гашыйк булып, аннары шул хистән янып йөрергә мөмкинмен. Абыем миннән: "Син яратудан тү¬гел, газапланудан ләззәт аласың, ах¬ры", - дип көлә. Шулай яратылганбыздыр инде, мөгаен, гел безне яратмаган кешене яратабыз!..

- Аның каравы син ихлас! Синең белән аралашырга бик җайлы!

- Алай үземне әйбәт кеше дип өздереп әйтә алмыйм... Ихласлык та балалар һәм әбиләрдә генә калды кебек. Без һәм¬мәбез дә статус коллары. Барыбыз да кемгәдер ошарга тырышабыз. Шулай ихласлык җуела ба¬ра... Еш бә¬хәсләшәм, сүзгә киләм. Театрыбыз директоры: "Динар, син бар җирдә хакыйкать эзлисең. Эзләмә син аны, юк ул..." - ди.

- Динар, берәр керемлерәк кәсеп бәрабәренә сәхнәдән ваз кичә алыр идеңме?!

- Сәхнә - минем чирем дә, могҗизам да! Кайчак температуралы килеш спектакль уйнарга чыгасың, шул мизгелдә юып алгандай бар хасталар юкка чыга! Кайчак мәҗлестә котлап сүз әйтергә бастыралар, сүз таба алмый йөдим, сәхнәгә чыгып басуга, кемдер тел ачкычы биргәндәй, сүзе дә табыла, сөйләм дә эзлекле килеп чыга! Әйткәнемчә, алга таба бернинди планнар кормыйм. Мин иртәгәне уйламыйча, бүгенге көннән ләз¬зәт алып яши торган кеше! Әлмәттә төпләндем дип тә әйтә алмыйм, моннан китәргә дә уйлаганым юк әле. Сәнгать тирәсендә акча юк анысы, әмма әлегә бер башым, булганы җитә. Инде өйләнеп, хатын: "Акча җитми!" - дип колак итен ашаса, уйлана башлармын. Мәшәкатьне бит килеп тугач хәл итә башлау хәерле. Ә бү¬ген нәрсә?! Бүген мин залда яң¬гыраган алкышларга да алданып бәхетле була алам!

Эльмира Җәлилова. Ирек мәйданы

Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: