Яшел Үзән

“Ак чәчәкләр” яшен суккандай тәэсир итте

Яраткан язучыбыз Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча нәфис фильм төшерә башлау, халык арасында да, радио-телевидениедә дә, газета битләрендә дә зур шау-шу уятты. Заманында бу романны бөтен кеше, су эчкән кебек, йотлыгып укыды бит, бик популяр иде бит халык арасында. Гомумән, Габдрахман Әпсәләмовның әсәрләре бик җиңел укыла. "Алтын йолдыз" романы...

Яраткан язучыбыз Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча нәфис фильм төшерә башлау, халык арасында да, радио-телевидениедә дә, газета битләрендә дә зур шау-шу уятты. Заманында бу романны бөтен кеше, су эчкән кебек, йотлыгып укыды бит, бик популяр иде бит халык арасында. Гомумән, Габдрахман Әпсәләмовның әсәрләре бик җиңел укыла. "Алтын йолдыз" романы да һәм башка әсәрләре дә. Әмма дә ләкин күпмедер вакыт аның әсәрләре дә, үзе дә, миңа калса, бераз онытылып торды сыман. "Ак чәчәкләр" романы буенча фильм төшерү, аның турындагы хатирәләрне һәрберебезнең күңелендә яңадан яңартты. Чөнки фронтовик язучының әсәрләре шундый җиңел укыла, син аларда үзеңне катнашкан дип хис итәсең. Бу хөрмәтле язучының әсәре буенча фильм төшерү һәм аны искә алу, аны тагын да зуррак биеклеккә күтәрә дип уйлыйм.

Бу язманың язылу сәбәбе дә шул "Ак чәчәкләр" романы белән бәйле бит. Кечкенәдән әдәби китаплар укырга яратсам да, бу романны армия сафларына киткәнче укый алмаган идем. Ә язмыш бу роман белән мине барыбер очраштырды - армиядә. Безнең зенит ракетасы бригадасын 1969 елның август аенда Венгрия халык республикасына җибәрделәр. Ул вакыт анда безнең "көньяк группасы" гаскәре тора иде, менә шушы хәрби группаны безнең бригада, һава һөҗүменнән сакларга тиеш булды. Армия хезмәтенең нечкәлекләрен язып тормыйм, моны һәрбер хезмәт иткән кеше белә.

Безнең дивизион Венгриядәге шәһәрләрнең зурлыгы буенча дүртенче урында торган, элеккеге "кызыл" дизель поездлары эшләнә торган "Дьер" дигән шәһәрнең хәрби шәһәрчегенә урнашты. Бу шәһәрчектә бездән башка тагын танкистлар һәм элемтәчеләр бар иде. Шуңа да шәһәрчек шактый зур һәм күптәнге иде. Монда зур гына солдат ашханәсе, кибет, китапханә, футбол кыры урнашкан, казарма дүрт катлы, без өченчегә урнаштык.

Килеп ике атналар хезмәт иткәч, китапханә бар дигәч, бер ял көнне шунда барып, танышып килергә булдым. Китапханә бер кечерәк өч катлы бинаның өченче катында урнашкан булып чыкты. Китапханәче мөлаем гына бер офицер хатыны икән. Китап сорагач, китап киштәләре арасына үземне үк кертеп җибәрде. Мин китапларны караштыра башладым. Шулай карый торгач, "Ак чәчәкләр" дигән исем күзәгә ташланды.

Фәндияр Гыйльмановның язмасын газетабызның 76нчы саныннан укый аласыз..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: