Гагарин кубогы өчен көрәшнең ярымфиналында "Ак Барс" һәм "Сибирь" командалары арасындагы беренче матчта аншлаг булуы инде бүген үк әйтергә була. "Татнефть-Арена" боз сараеның рәсми сайтына күз салсаң, билетлар инде сатылып беткән. Икенче матчка да билет сатылмаган урыннар саны күзгә күренеп кими.
Реклама