Яшел Үзән

Адаптер каешы баланы фаҗигадән коткармый

Бакый Урманче урамында «Тоннель» профилактика чарасы булып, анда 14 ЮХИДИ хезмәткәре эшләгән.

Инспекторлар иминлек каешы һәм балалар креслоларының ничек файдаланылуын тикшергән.
- Ата-аналарның балаларына карашын тикшерү максаты белән без тикшерү өчен иртәнге вакытны сайладык, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Постлар 10, 34, 32нче балалар бакчалары янына куелды. Ата-аналарның күбесенең законга буйсынуы беленде. 100 автомобиль тикшерелеп, 17 машина йөртүченең кагыйдә бозуы ачык­ланды. Иминлек каешын эләктермәгән өчен, 6 автомобиль йөртүчегә 1әр мең сум штраф салынды. Берсенең кырый тәрәзәләре тонировкаланган иде. Аңа штраф - 500 сум. 10 машина йөртүче балаларын креслога утырт­маган өчен барлыгы 3 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларын адаптер каешын белән эләктергән машина йөртүчеләр белән аңлату әңгәмәсе уздырган. Әлеге «ФЭСТ» дип аталган җайланмалардан файдалану 2013 елның 21 августыннан гамәлдән чыгарылган. Халыкара экспертлар тикшерүләр уздырып, авария чыккан очракта адаптерның баланы үлемнән коткара алмавын ачыклаган. Аның шундый булуын чыккан аварияләр яхшы күрсәтә. Мәсәлән, 2012 елдан 2015 елга кадәр респуб­ликада шушы каеш белән эләктерелгән 5 бала һәлак булып, 39ы зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: