Яшел Үзән

Ачылган боз кичүен бүген кабат ябарга булганнар

Татарстанда Идел аша кичә, 11 декабрьдә, ачылган Аракчино - Югары Ослан боз кичүен бүген кабат ябарга булганнар.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, әлеге кичү бүген 14:00 сәгатьтән алып, 13 гыйнварның 10:00 сәгатенә кадәр ябык булачак. Министрлыкның Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов аңлатуынча, бозда ярыклар барлыкка килгән. Шуларны рәткә китерү эше алып барылу сәбәпле, боз кичүен ябып торырга туры килгән.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: