Яшел Үзән

Ачасырда спортны яраталар

Эх, яллар, яллар… Бик түземсезлек белән көтеп алабыз без аларны. Яшь чагында авылга кайтасы гына килеп тора шул. Яшермим, картлык көнендә дә адәм баласы авылын искә төшерә, яшьлеген сагына. Тик, искә алырлык мизгелләр бармы соң ул хәзерге яшьләрнең? Элек, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз җыелышып гармунның комын коеп, рәхәтләнеп биеп, җырлап күңел ачкан...

Эх, яллар, яллар… Бик түземсезлек белән көтеп алабыз без аларны. Яшь чагында авылга кайтасы гына килеп тора шул. Яшермим, картлык көнендә дә адәм баласы авылын искә төшерә, яшьлеген сагына. Тик, искә алырлык мизгелләр бармы соң ул хәзерге яшьләрнең? Элек, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз җыелышып гармунның комын коеп, рәхәтләнеп биеп, җырлап күңел ачкан булсалар, хәзерге яшьләр нәрсә белән шөгыльләнә соң ял көннәрендә дигән сорау туа. Бардыр аның эчеп-тартып йөрүчеләре, әмма Олы Ачасыр авылында аларның саны бермә-бер кимеде. Сәбәпчеләре дә моңа- алар үзләре.

Теләк булгач бар да була дигән девиз астында көз айларында хоккей тартмасын төзү эшләре башланып китте. Авыл халкының һәм барлык ярдәм күрсәтүчеләр көче белән башлаган эшебез уңышлы гына тәмамланды да. Яшьләрне бергә туплау кыен булуга карамастан, Марат Гумәр улы Гатиятуллин бу эшкә бик теләп алынды. Авыл балалары, яшьләре иртәдән алып киченә кадәр рәхәтләнеп бозда шудылар. Шунысы кызык, алар белән беррәттән авылның урта буын халкы да, ирләре, тимераяк киеп бар белгән яшьлек тәҗрибәләрен яңа буынга тапшырдылар. Кышы буе авыл гөрләп торды. Бала мәктәптән кайтуга шугалакка чаба, "мужик" эшеннән кайтып терлекләрен карагачтын шугалакка бара, өч сыерын савып кергән апа сериал карарга утыра дип уйласагыз, бик тә ялгышасыз,чөнки ул кышы буе тапталган сукмактан яраткан ире һәм улы өчен җанатарга ашыга.

Яз, бар тирәлекне яшелгә буягачтын ук мәктәптә спортзал ишекләре яшьләрне кабул итте. Алдан да волейбол авылның иң популяр уен төре булуына карамастан, хәзер бигрәк тә уйнарга килүчеләр күп булды. Авылның командасын җыеп, исемле һәм номерлы футболкалар тектереп, ярышларда да катнашырга өлгереп, тиешле мактаулы урыннарны да яуларга өлгердек.

Әйткәнемчә, үзен физик яктан сәламәт итеп күрергә теләүчеләр шактый, шунлыктан волейбол уены белән генә чикләнеп бетмибез, калганнарыбыз күмәкләшеп футбол уйнарга чыга. Рәхәт тә инде бар булган проблемаларны онытып, шул бер түгәрәк "йомгак" артыннан чабып йөрүләре. Кайтып алҗып кергәч бер мунча кереп чыксаң... Әйе, минем дә хәзер синең кебек үк уйныйсы килә башлады, шуңа күрә, әйдә кушыл безнең агымга!

Алмаз Шиһабетдинов.

Фото: Яруллин Нияз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: