Яшел Үзән

Ачасырда «Аулак өй»нең үз яме бар, үз тәме!

Олы Ачасыр авылының «Каз канаты» фольклор коллективы, «Татарстан - яңа гасыр» телеканалының «Аулак өй» тапшыруында катнашып, бик күпләрнең борыннарына чиртте. Актанышлыларны исәпкә алмыйм, алар профессиональ коллектив бит. Ә менә респуб­ликабызның башка районнары белән чагыштырганда, күпкә өстен чыгыш булды бу. Көлеп торган йөзләр, янып торган күзләр, үзеннән-үзе биер­гә дип, тыпырдап торган...

Олы Ачасыр авылының «Каз канаты» фольклор коллективы, «Татарстан - яңа гасыр» телеканалының «Аулак өй» тапшыруында катнашып, бик күпләрнең борыннарына чиртте. Актанышлыларны исәпкә алмыйм, алар профессиональ коллектив бит. Ә менә респуб­ликабызның башка районнары белән чагыштырганда, күпкә өстен чыгыш булды бу.
Көлеп торган йөзләр, янып торган күзләр, үзеннән-үзе биер­гә дип, тыпырдап торган аяк­лар, сыгылмалы, уйнап торган гәүдәләр - болар барысы да катнашучыларның нык әзерлеге турында сөйли. Ул күлмәкләре, алъяпкычлар дисеңме, милли бизәкле читекләребез, бизәнү әйберләре, грим зәвык белән сайланган, килешле итеп тегелгән. (Мин башта Казандагы берәр театрдан прокатка алганнар дип уйладым). Тегүчеләре дә үзләре авылыннан - Алсу Хәсәнова, Тәнзилә Сабитова икән. Кирәк бит шулай оста итеп, чын татарча, милли бизәкләр белән матур итеп, күлмәк, алъяпкычлар тегәргә! Яулык бәйләүләренә кадәр килешле.
Ачасырлылар, гомумән, актив халык, уйлап табарга, иҗат итәргә, бизәргә бик маһирлар. 60-70 елларда безнең Олы Шырдан авылына концерт, спектакльләр белән еш киләләр иде. Аларның 30-40 кешедән торган хорларын, күмәк бию­ләрен, исем китеп, кызыгып, сок­ланып карый идем.
«Аулак өй» тапшыруында катнашкан Тәскирә һәм Рафаэль Шәйхуллиннар, авыл башлыгы Равил Кадыйров, коллектив җитәкчесе Әлфинур Шиһаповаларны мин шул вакыттан бирле беләм. Әлфинур 15 ел мәдәният йорты директоры булып эшләде. Шул вакытта ул үзен талантлы оештыручы, яңадан-яңа чаралар уйлап табарга сәләтле, үз эшенә чын күңелдән бирелгән фанат итеп танытты. Бер генә мисал: авыл мәдәният йортларында хореограф штаты каралмау сәбәпле, биюгә өйрәнү кыенрак. Әлфинур җаен тапты: биюләрне видеотасмага язып, биючеләргә өйрәтә иде.
Ә Тәскирә белән Рафаэль үзләренең талантларын балаларына, оныкларына да биргәннәр. Балалары Марсель, Рушан, Алия - барысы да сәхнәдә үстеләр, оста биючеләр, җырчылар. Без алар белән чит төбәкләрдә дә чыгыш ясадык. Искиткеч акыллы, сүз тыңлау­чан, тәртипле, пөхтә-булган егетләр. Бу тапшыруда Марсельнең улы Инсаф катнашты, дәү әти гармун уйнап, дәү әни белән онык кара-каршы биеде. Мондый бәхет бөтен кешегә дә тәтеми ул.
Музей директоры Рәзинә дә кечкенәдән сәхнәдә үскән кыз. Бу тапшыруга кызы Гөлгенәне дә алып килгән. Мин әле иптәше - әтиләре Маратны да күрермен дигән идем. Ярар, икенче юлы ул да катнашыр. Егетләрдән Булат Әбзәлетдинов - КАИ студенты. Шулай ук республика күләмендәге төрле конкурс-фестивальләрдә җиңүләр яулаган егет.
Театр училищесы студенты Илфат Гыйбадуллин киләчәктә әле безне матур-матур рольләре белән сөендерер. Ансамбльдә катнашучы Гөлнур да кызы Гөлия белән иде. Илүзә дә бик матур итеп дога укыды. Шулкадәр матур балалар, көлеп кенә торалар.
Авыл башлыгының «Каз канаты» ансамблендә катнашуы да ямь өстенә ямь булды, ансамбльнең дәрәҗәсен күтәрде. Хәер, Равил Кадыйров мәдәният чараларының берсеннән дә читтә калмый. Барсына да өлгерә. Аңа карап, бер дә дәрәҗәсе төшми бит. Мөгаен, районда сәнгатьне, мәдәниятне яратучы бердәнбер җитәкчедер ул.
Фольклор коллективта катнашучыларның үз-үзләрен то­­ты­шыннан, чыгышларын­нан осталык, нәфислек, нәза­кәтлелек, миллилек, бер-берсенә хөрмәт чагыла. Күренеп тора: бердәм, дус, тату коллектив тупланган. Күчтәнәчләр дә мулдан булды, сынатмады ачасырлар.
Аннан соң яшьләрнең булуы (башка районнар гел олы яшьтәгеләрне генә дә алып килә бит), аларның әби-бабай, әти-әниләре уйнаган уеннарны уйнавы, җырларны җырлавы, биюләрне биюе дә сөендерә. Матур күлмәкләр тектергәннәр, Казанга телевидениегә барып төшкәннәр дип яздым да, ә бит болар өчен бик күп финанс чыгымнары да кирәк. Аларын да үзләре авылыннан чыккан киң күңелле, юмарт, авылдашларын гел кайгыртып торучы Гумәр Яруллин, Әнвәр Миңнуллин күтәргән.
Тапшыруны карагач, районыбызның төрле авылларындагы танышларым белән фикер алыштык. Аларга да бик ошаган ачасырлар чыгышы.
Әйдәгез, яңартыйк әле, Әслах Баязитов эшләгәндәге традицияләрне. Үзебез башламасак, үзебез янмасак, үзебез элеккеге чараларны кайтармасак, кем эшләр безнең өчен? Ягез, чиратта кайсыгыз? Карагуҗа, Мулла Иле, Норлат, Олы Яке, Олы Шырдан...
Сәрия Гайфуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: