Яшел Үзән

8 кешенең эше судка җибәрелгән

Полиция хезмәткәрләре җинаятьләрне үтәтү бүлеге инспекторлары белән берлектә «Условник» операциясе уздырды.

Операция барышында исәптә торган 300дән артык кеше белән профилактик әңгәмә уздырылган. Яңа тормыш башларга шанслары булган 8 закон бозучының материалларын тагын судка җибәрергә туры килгән. Аларның хәзер ирекләреннән мәхрүм ителүләре мөмкин. Шулай ук полицейскийлар алкоголикларны, наркоманнарны һәм башка социаль яктан куркыныч булган психик авырулар яшәгән урыннарны тикшергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: