Яшел Үзән

8 кеше үтергән Шәмсетдинов ачык хат язган

Байкал арьягындагы хәрби частьта сигез хезмәттәшен атып үтергән солдат Рамил Шәмсетдинов үзенең корбаннары гаиләләренә юлланган ачык хат язган. Бу хакта Baza Telegram-каналы хәбәр итә.

"Мин хезмәт итәргә, Ватанымны якларга теләдем, армиядән соң алга таба да үз тормышымны армия белән бәйләргә теләгән идем. Ләкин мин мондый тәмугка эләгермен, дип көтмәгән идем. Качарга һәм зарланырга урын юк иде ", - дип язган солдат. 2019 елның 25 октябрендә Шәмсетдинов Чита янындагы хәрби частьта хезмәттәшләрен атып үтерә. Сигез кеше урында ук үлгән, тагын икесе авыр яраланган һәм хәзер Бурденко исемендәге Мәскәү госпиталендә дәва ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: