Яшел Үзән

70 елдан соң очрашу (2нче кисәк)

Әйе, егетләр вакыт җиткәч, армия сафларына чакырылганнар, кызлары аларны көткәннәр. Ә ул вакытта хәзерге кебек армия хезмәтеннән бер генә ел көтәсе түгел иде: өч ел, диңгезче булса - дүрт ел ярым.

Безнең кызларыбыз яраткан укытучылары Әминә апаларының үзенең Фәезханын сугыш кырыннан дүрт ел ярым көтеп алганын беләләр иде, ягъни, сөйгән егетләрен көтәргә аларга үрнәк бар иде. Кичәдә, егетләрен армиядән көтеп алып, матур гаилә корган парларны хөрмәт белән искә алдылар. Мәсәлән, Халидә белән Әхәт Сафиннар, Рәхимә белән Камил Әхмәтҗановлар.
«Ак пароход алып китте
Иркәмне еракларга,
Алып китте, моряк итте
Диңгез чиген сакларга»,
- дип башлап, кунаклар «ак пароход алып киткән» иптәшләрен сагынып искә алдылар. Инде өчесе - Рафаил Шәйхелисламов, Рәшит Сәмитов, Гомәр Баязитов араларында юк шул. Диңгезчеләрнең барысы өчен дә гомерен диңгез хезмәтенә багышлаган, капитан ярдәмчесе дәрәҗәсеннән лаеклы ялга чыккан Фәрит Сәмитов чыгыш ясады. Шушы урында бакыйлыкка күчкән укытучыларын, иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу хөрмәт аларның рухларына дога булып ирешсен дип, кичәне дәвам иттеләр.
Биредә утыручыларның күбесе үзе хезмәттә булган, уллары хезмәт иткән, инде оныклары илебез каршында үзләренең гражданлык бурычларын үти. Ә армиядә хезмәт иткән һәр егетнең артында аналарының йокысыз төннәре, сагыну күз яшьләре торуын Дамирә ханым ишетеп кенә белүче түгел. Ул үзе дә илгә берьюлы ике солдат биреп, 5 ел солдат анасы яше түккән зат. Бу уңайдан Дамирә ханым солдат аналарына атап язган шигырен укып, йөрәкләребезне тет­рәндерде:
Хәбәр көтеп үтә айлар, еллар,
Беркем белми ниләр буласын.
Кара чәчләр шуңа чаларалар,
Юатыгыз солдат анасын,
Хөрмәтләгез солдат анасын.
Алга таба кунакларны чын мәгънәсендә сюрприз көткән икән. Алып баручы кунакларның берсенә мөрәҗәгать итеп: «Әй син, малай Гайнетдин, чыгып йөрмә кибетдин! Яхшы хезмәт итсәң генә «жалунияңне» киметмим», - димәсенме! Нәрсә бу? Башта аңламый тордылар. VI-VII сыйныфларда укыганда концертларда, эченә мендәр бәйләп, зур корсаклы бай ролен Гомәр Гатауллин уйный иде бит! Гомәр үзе дә, кунаклар да бу рольне танып, көлеп җибәрделәр. Әнә ул «бай абзый», күкрәк тулы орден-медальләр таккан Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсендәге Гомәр Гатауллин.
Күгештән киткәч эшләгән
Донбасс шахталарында,
Эшләгән, исеме төшмәгән
Мактау такталарыннан.
«23 ел буе башта шәхсән үзем, соңыннан бригада белән беренчелекне бирмәдек» - дип сөйләде Гомәр үзе турында.
Андый исемне юкка гына бирмиләр шул! Менә нинди ул безнең татар ирләре, Күгеш егетләре!
Гадәттә, һәйкәл үлгәннәргә куела. Ләкин очрашуда катнашкан ике ханым үзләре исән вакытта ук һәйкәлгә лаек­лылар. Берсе - армиядә сугышчан бурычын үтәгәндә сәламәтлеген югалтып кайткан улын 38 ел яшь бала караган кебек багып, аңа тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкинлек биргән Рәхимә Шәйхетдинова. Икенчесе - 35 ел инвалид ирен караган, шул вакытта ике кыз үстереп, аларга югары белем алыр­га булышкан, шуңа көч тапкан Рауза Гыйниятуллина - Тимершина. Ул авыру ирен караганда, ике яшь бала үстергәндә икенче белгечлек алып, Казанда зур заводта өлкән бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыкты.
Иптәшләре бу ике илаһи затка, үзләренең соклануларын белдереп, алар алдында башларын иде.
Очрашуда игътибар үзәгендә Әминә Батрашкова булды дисәк тә, ялгышмабыз. Һәр чыгыш ясаучы бу очрашу алар тормышында нинди вакыйга икәненә зур бәя биргәндә, Әминәне рәхмәтсез калдырмады. Чыгыш ясаучылар арасында: «Бәхетле көннәрем тормышымда бик күп булды, ләкин мондый бәхетлесен хәтерләмим», - диючеләр дә булды. Ә бит бу бәйрәмне оештыруның инициаторы - шушы Әминә ханым Батрашкова. Ул Казанда яши, ире Газиз белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
Әминә ханым идеясен Фәрит Сәмитов күтәреп алган һәм очрашуны оештыр­ган. Ә Яшел Үзәндә яшәп, телефон аша гына чара оештырып булмый. Бу уңайдан очрашуда катнашучылар пенсионер укытучы Альфред Әлмиевкә һәм Рамил Низамиев гаиләсенә бурычлылар, аларга бер-берсе белән элемтәгә керергә шушылар булыштылар.
Берсеннән-берсе матур истәлекләр, шатлыклы күз яшьләре белән кичә ахырына да якынлашты. Чараны тәмамлау, күтәренке рухта саубуллашу максатыннан йомгаклау сүзе үзе дә Күгеш мәктәбен тәмамлаган күренекле шагыйрь Илгизәр Фазлуллинга бирелде. Аның кайтуы кичәгә ямь өстенә ямь өстәде, бу буынга алга таба да шулай күтәренке рух белән яшәргә көч бирде.
Кичә йөрәкләрдә мәңге онытылмаслык булып калды. Аны тәмамлау өчен Дамира ханым кунакларга ике җыр тексты алып килгән. Берсе - Илгизәр Фазлуллинның популяр җыры «Белегез шуны», икенчесе очрашуга килгән һәркемнең дә күңел кылларын тирбәтерлек «Туган як» җыры.
Туган илдән еракларда
Дуслар очраттым.
Ләкин яшьлек дустым калган
Илемә кайттым.
Әй гүзәл туган ягым,
Әй ямьлек туган ягым,
Бәхетемне читтә түгел,
Мин синдә таптым.
Җырлар сайланган, ләкин кунакларны оештырып җырлатырга да кирәк бит әле. Инициативаны үз кулына мәктәп директоры Фәридә ханым алды. Аның дәртле матур тавышына өлкәннәр кушылып, көчле хор килеп чыкты. Бу уңайдан Дамира ханым Фәридәнең аркасыннан сөйде: «Бу кадәр миңа охшарсың икән! Мин дә үзем мәктәп директоры булып, үзем яшьләрне шулай биетеп-җырлатып эшли идем», - диде.
Бәйрәмнең сценариен дә үзе төзегән Дамира ханым турында сүз чыккач, шуңа да игътибар итмичә булмый әле. Кичә озак барды, ничә сәгать сөйләп торган алып баручы сөйләменә ник бер рус сүзе катнаштырсын! Соңыннан мин аңа сорау бирдем: «Ничек сез Татарстаннан читтә яшәсәгез дә гомер буе рус теле укытсагыз да, шулай саф татар телендә сәйләшәсез?»
«Татарстаннан читтә яшәгәнгә күрә татарча сөйләшәм дә инде мин. Игътибар иткәнең бармы, Казанда татарча сөйләшмиләр бит!» - дип җавап бирде ул үзе.
Нинди ачы хакыйкать!
Дамира ханым: «Минем телем татар теле укытучым Әминә апаның, Күгешемнең миңа биреп җибәргән бирнәсе», - дип дәвам итте.
Шулай итеп, үзе турында якты истәлекләр тудыра алган, 70 елдан соң да сагынып кайтырлык буын үстереп җибәргән Күгешем өчен горурланып, кунакларны озатып калдым. Картаймагыз, ветераннар!
Сөмбел Нургалиева.
Күгеш

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: