Яшел Үзән

70 елдан соң очрашу (1нче кисәк)

Миңа быел истәлекле бер вакыйганың шаһиты булу бәхете тиде. Ул чарадан алган тәэсирләр шулкадәр көчле, мин алар турында «Яшел Үзән» укучыларына сөйләми булдыра алмыйм.

Агымдагы елның май ахырында Күгеш мәктәбенә сугыш елы балалары җыелды. Мин бу очрашуны гади вакыйга дип кенә атамас идем. Иҗат кешесе буларак, миңа күп җирләрдә булырга туры килә, ләкин шундый хәлне минем ишеткәнем дә юк иде әле. Бу буын - инде 85-86 яшьлек әби-бабайлар. Авылны, бер-берсен сагыну аларны кече ватаннарына тарткан, үзара сөйләшеп, бер-берсенә хәбәр итешеп, ниһаять, алар бергә җыелды.
Күгеш мәктәбенең бай тарихына күз салсак, түбәндәгеләр хәтергә төшә. Мәктәпнең беренче директоры Һарун абый Әхмәтов иде. Аны Норлат мәктәбенә күчергәч, директор булып Ибраһим абый Әмирханов килде. Кичәбезне шул икенче директорның кызы Дамира Әмирханова алып барды.
Дамира ханым Күгештә үсеп, шушы мәктәпне бетергән. Хәзер Киров өлкәсендә яши. Кунакларны мөселманча сәламләгәннән соң, ул сүзен үзе яши торган Нократ Аланыннан сәлам белән дәвам итте:
Сәлам алып килдем сезгә
Нократ буйларыннан,
Авылымның эш сөючән
Шигъри җанлы халкыннан.
Сөйләүләргә күчкәнче, мәктәп директоры Фәридә ханым Яруллинага кунакларның рәхмәтен җиткерде. Ул бүлмә биреп кенә калмаган, татар халкының күркәм гадәте булган чәй өстәле артында сөйләшеп утыру мөмкинлеген дә тудырган.
Мәҗлес түрендә, билгеле, бу буынның укытучысы Әминә апа Фазлуллина иде. Дамира ханым остазларыннан алда беркемнең дә сөйләргә теләмәвен әйтте. Әминә апага сүз биргәнче ул «Яшел Үзән»дә басылган «Бәрәкәтле гомер» дигән шигырен укыды. Бу шигырен Дамира ханым укытучысына туган көне уңаеннан язган иде:
Сезгә бүләк итәр өчен бүген
Күп нәрсәләр сайлап карадык,
Тулы бер буынның ихтирамы -
Шуннан зуррак бүләк тапмадык,
дип Әминә апага чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Авылның гына түгел, районыбызның иң хөрмәтле кешесе булган Әминә апаның чыгышы искиткеч булды. Ул чынлыкта балачакларын сугыш урлаган бу буынның язмышын шигъри формада сөйләп бирде. Әминә апаның бүген җыелган укучылары Бөек Ватан сугышында җиңүгә үз өлешләрен керткән буын бит. Алар юкка гына бу очрашуны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышламаганнар инде. Җиңү килде, сугыш бетте, ләкин әле тормыш тиз генә җиңеләймәде. Авылда яшәү бигрәк тә авыр иде. Күпләр авылдан китәргә тырышты. Ә менә Фәрзәнә Нуруллина, Тәзкирә Сафиуллина, Рәхимә Шәйхетдинова, Рәхимә Низамиева кебек кызларыбыз авыр тормышның йөген үзләренең әле ныгып та җитмәгән җилкәләренә салдылар. Алар яшелчә үстерде, иген икте, терлекчелектәге авыр хезмәтне башкарды. Кыскасы, «Вахитов» колхозын районда алдынгылар сафында алып бардылар. Шулай итеп, хәзерге буынга Күгешне саклап калдылар.
Кичәдә катнашучылар узган тормыш­лары турында сөйли барды, алып баручы аларның чыгышларына дирижерлык итте, дисәк тә ялгыш булмас.
Менә сүз егетләр язмышына күчте. Дамира ханым дәвам итте:
«Кыр казлары очты диңгез буйларына,
Кыр казлары китте тезелеп.
Син дә, бәгърем, киттең,
Бик ямансу иттең,
Мин озатып калдым өзелеп».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: