Яшел Үзән

7 июль – «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көненә бәйле «Бердәм Россия» партиясенең «Нык гаилә» проекты гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Якты һәм бәхетле балачак өчен шартлар булдыру, “Балачак унъеллыклары” чаралары программаларын тормышка ашыру һәрвакыт өстенлекле. Моннан тыш, яшь гаиләләргә, балалы гаиләләргә, РФ Президенты демографик инициативларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелә.     
7 июль – «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» көне. Бу бәйрәм уңаеннан Яшел Үзән шәһәре күле янындагы «Ракушка» сәхнәсе тирәсендә  бик матур чара оештырыла. Ул 11:00 сәгатьтә башлана. 
Программада: балалар өчен мастер-класс; озын гомерле гаиләләрне хөрмәтләү; концерт. 
Бәйрәмгә рәхим итегез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: