Яшел Үзән

67 яшьлек брокерша

Яшел Үзәндә яшәүче 67 яшьлек хатын фонд биржасында эшләп язмышын сынап карамакчы була. Нәтиҗәдә ул үз акчасыннан да һәм банктан кредит итеп алган 300 меңеннән дә колак кага, ә табыш урынына бозылган нервлар һәм йокысыз төннәр генә ала. 

Агымдагы елның февралендә бу ханым компьютерында  Интернет аша акча эшләү турында рекламага юлыгып, сайтка керә һәм аңа өйдән чыкмыйча акча эшләүне тәкъдим итәләр. Пенсионер ханым сайтта заявка калдыра. Икенче көнне үк аңа үзен Александр Семенов дип атаган менеджер шалтырата. Ул хатынга кыйммәтле кәгазьләр һәм чит ил валютасы белән эшләү юллары турында бик  матур итеп сөйли.
Хатын шунда ук бу эштән баш тарта, әмма  көне-төне шалтыратулар дәвам итә. Чираттагы шалтыратуында Александр аңа  нибары 250 АКШ доллары кертеп карарга тәкъдим итә. Булачак табыш белән чагыштырганда 17 мең сум хатынга зур акча кебек тоелмый. Семенов әйтеп торуы буенча хатын  сайтта теркәлә һәм шәхси кабинетындагы  исәпкә акча сала.
Шулай итеп торглар башлана. Ай дәвамында пенсионерка базар ситуациясен анализлап шалтыраткан  аналитикка тулысынча ышана. Аның бу  компаниянең тәртибенә бер шиге дә калмый. Өстәвенә,  эшләре дә һаман алга таба бара.  Хатын беренче атнада 122 АКШ доллары  эшли. Баланс шәхси кабинетта күренеп тора. Март башында Семенов  хатынны бизнесының уңышлы баруы белән котлый һәм аннан соң аның эшен брокер-супераналитикка тапшыра. Тегесе, үз чиратында, депозит суммасын арттырырга һәм аның өчен 5 мең доллар кертергә кирәклеген аңлата. Хатынның  андый акчасы булмый, шуңа күрә аңа кредит алырга тәкъдим итәләр. 
Банкта аңа 300 мең сумны проб­лемасыз бирәләр.  Хатын аларны шунда ук сәүдә мәйданчыгына күчерә.  Һәм шул ук менеджер җитәкчелегендә  һәр кичне «валюта сату һәм алу буенча позицияләрен ача».  Март ахырында ул платформа эшендә өзеклек күреп, менеджерга шалтырата. Тегесе аны тынычландырып: «Барысы да контрольдә» – ди. Әмма озакламый хатын үзенең исәбенең критик хәлгә якынаюын күреп шакката. Аның тынычсызлануына «супераналитик»: «Андый хәлләр була, акча катырылган, ә аннан блокировканы алу өчен 200 мең сум акча салырга  кирәк», – дип аңлата.
Биржа сәүдәсен ябып, акчаларын кире кайтару өчен хатын адвокатка мөрәҗәгать итә. Адвокат аңа аферистлар корбаны  булуын һәм моның өчен полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлата. Шуннан соң гына ул полициягә килә. Эчке эшләр бүлегендә мошенниклык буенча җинаять эше ачыла. Ә мошенникларның Мәскәүдә теркәлгән булуы ачык­лана. Полиция хезмәткәрләре брокер компанияләренә яисә башка сервисларга акча керткәнче башта «Рәхмәтле клиентларның» җавапларын укырга  кирәклеген искәртә. Әгәр дә негатив фикерләр күп икән, бу ресурстан баш тартыгыз.  Интернет кибетләр белән дә, шулай ук, игътибарлы булырга кирәк. Клиент фикерләре белән танышуга артык сәгатегезне исраф итү – акча югалтуга караганда күпкә отышлырак. Мошенниклар кармагына эләкмәскә тырышыгыз.
 

Лилиана Славкина.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: