Яшел Үзән

3нче гимназия күренекле татарларны барлый

Бу көннәрдә район һәм шәһәр мәктәпләре төрле конференция һәм укулардан, фәнни-чаралардан тынып тормый. Яз - аеруча мондый очрашуларга бай ел фасылы. Бу көннәрдә 3нче гимназия дә дәрәҗәле кунаклар кабул итте.

Быел 3нче гимназия үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп уза. Нәкъ менә март аенда, моннан алты ел элек биредә Хәзерге заманның күренекле татарлары музее ачылган иде. Шушы вакыт эчендә күпме материал тупланган, күпме кеше монда булып, мәгълүмат алып киткән. Һәм әлеге музей базасында «Үз халкын таныткан татарлар» дип исемләнгән I төбәкара фәнни-эзләнү конференциясе узды. Тәүге тапкыр уздырылуга карамастан, катнашучылар Мордовия, Чуваш, Мари Эл респуб­ликасыннан, Буа, Апас, Кайбыч районыннан, безнең шәһәр һәм район мәктәпләреннән укучылар килгән иде. Тантаналы төстә конференцияне ачып җибәрүче гимназия директоры Марина Ильина үзе җитәкләгән уку йортының уңышлары белән таныштырып, укучылары һәм укытучылар коллективы белән горурлануын яшермәде. Гимназия республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасында гел 24-29нчы урыннарны алып килә. БДИ нәтиҗәләре буенча да ел да 100 балл алучы укучылар 3нче гимназиядән.
Төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче татарларны берләштерүче фәнни-эзләнү конференциясе гимназия укучыларының профессиональ куелган концерты белән дәвам итте. Аннан катнашучылар секцияләргә бүленеп эшләде. Минем үземә иҗади эш секциясендә жюри әгъзасы булырга туры килде. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырь, бәет, йә булмаса эссе башкарырга тиеш иде. Башка секцияләргә караганда, бу төркемдә катнашучылар саны азрак булды. Ни дисәң дә, иҗат итәргә һәркемнең дә теше үтми. 3нче гимназия укучысы Карина Сингатуллина рус милләтеннән булуына карамастан, үзе язган шигырьне сәнгатьле итеп башкарды. Норлат мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Ризәлә Гыйләҗева бәетен тыңлаганда күзләр яшьләнде. Авылдашы, 6 улы да сугыш кырында ятып калган Гайникамал Максудовага багышланган иде бу бәет. Күгеш мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Диана Йосыпова чыгышы да безне битараф калдырмады. Ул күренекле якташларына багышлап, «Мәңге яшә, халкым» дигән шигырь иҗат иткән. Жюрида утыручы шагыйрә, журналист Йолдыз апа Шәрәпова да кызыксынып, бу шигырьне сорап алды. Әлбәттә, каләм тибрәтүче укучыларның булуы сөендерә. Әйшә мәктәбеннән килгән бертуганнар Әлфир белән Әлфис Сабировлар чыгышы да ошады безгә. Мондый сәләтле укучылар һәр төркемдә булгандыр дип ышанам.
Бүләкләү тантанасында кунаклар Әлфия апа Айдарская, Эльмира Шәрифуллина, Юныс Сафиуллин конференциядә катнашкан укучыларның тырыш, эзләнүчән булуларына соклануларын белдерде.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: